Кемнәргә тоз ашарга ярамый?
«Уртача тәүлеклек норма — биш грамм NaCl», — ди медик.
Кеше куллана торган тозның якынча 70 проценты эшкәртелгән продуктлар составында була. Мәсәлән, колбасаларда һәм ашларда. Бу турыда табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сөйли.
Шулай да, табиб сүзләренчә, ипигә аерым игътибар итәргә кирәк, анда тозның тәүлеклек нормасының яртысы диярлек булырга мөмкин.
«Россия 1» телеканалы эфирында Мясников кисәткәнчә, көненә 5 граммнан артык тоз ашау йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары китереп чыгара.
«Уртача тәүлеклек норма — биш грамм NaCl», — ди медик. Аның сүзләренчә, Россия кешеләре көненә уртача 10 грамм тоз ашый.
Гипертониясе булган кешеләр өчен, аеруча алар 50 яшьтән өлкәнрәк булса, тоз аеруча куркыныч, ди табиб. Шуңа күрә бу кешеләргә көненә 3 грамм гына тоз ашарга ярый.