Кемнәргә салым күләмен арттырдылар?
Күп акча алучылар салымны да күбрәк түләячәк.
1 гыйнвардан Россиядә салым системасына үзгәрешләр керә. Хәзер байлар салымны югары ставка буенча түли башлый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Физик затларның табышына салымны яңа шкала буенча исәплиләр. Табышы 5 миллион сумнан арткан кешеләр 15 процент салым түләргә тиеш. Моңа кадәр бөтен кеше дә 13 процент түли иде.
Әлеге салым шәхси милек сатуга, иминият һәм пенсия түләүләренә кагылмый, диелә хәбәрдә.