news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә помидор ашарга ярамый?

Кайсыбер кешеләр помидор һәм әфлисун ашагач, сару кайнаудан интегә.

news_top
Кемнәргә помидор ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Табиб-эндокринолог һәм диетолог Альбина Комиссарова помидор һәм цитруслы җимешләр ашарга ярамый торган очракларны атады. Бу турыда «Российская газета» язды.

«Кайсыбер кешеләрдә помидорлар һәм әфлисуннар сару кайнау (изжога) барлыкка китерә, бу очракта аларны бөтенләй ашамаска кирәк», — ди табиб. Ул мондый хәлнең бар кешегә дә кагылмавын, организмның шәхси реакциясе белән бәйле булуын әйтә.

«Помидорда дубиль кислотасы күп була, ул исә ашказаны согының кислоталылыгын арттыра һәм ашказанында куркыныч авырулар китереп чыгара» дигән фикерне диетолог хата дип атый. Аның сүзләренчә, организм азык күләменә карап, ашказаны согы концентрациясен үзе регуляцияли, бернинди ризык та ашказаны җәрәхәте яки гастрит китереп чыгара алмый. Бу цитруслыларга да кагыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар