Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә пенсия түләнми?

Яшәү минимумыннан азрак табыш алып яшәгән кешеләргә пенсия бирелмәскә мөмкин.

news_top_970_100
Кемнәргә пенсия түләнми?
pixabay.com

Мәскәү юридик университеты профессоры Эльвира Тучкова әйтүенчә, хәзер 20 мең сум хезмәт хакы алган кешенең бер елга ике генә баллы булачак. Бу — булачак пенсиягә 200 сум дигән сүз. Ә инде киләсе елга да шундый ук хезмәт хакы булса, баллар саны икедән дә аз булачак.

РУДН деканы урынбасары Елена Григорьева, кешечә яшәрлек пенсия алу өчен 96 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә кирәк дигән, киләсе елда бу сумма инде 107 мең сум тәшкил итәчәк.

Картлык буенча пенсия пенсия яшенә җиткәч түләнә. Аның тагын бер шарты — кешенең ким дигәндә 10 ел рәсми рәвештә эшләве.

Кеше гомере буе беркайда да эшләмәсә (рәсми рәвештә), аңа социаль пенсия бирелә. Аның шартлары — Россиядә кимендә 15 ел яшәү һәм Россия гражданины булу. Социаль пенсия гадәти пенсиягә караганда 5 елга соңгарак калып түләнә башлый. Әйтик, гадәттә кеше пенсияне 60 елдан алса, гомере буе беркайда да эшләмәүче 65 (хатын-кызлар) һәм 70 яшьтән (ирләр) алачак. Әлегә аның бәясе — 9 мең сум.

Әмма гомере буе эшләгән кешенең дә социаль пенсия күләмендә генә акча алуы мөмкин. «Аргументы и факты» язуынча, әгәр хезмәт хакы аена 11 мең сумга җитмәсә, кешеләргә пенсиянең страховой өлеше бирелмәскә дә мөмкин. Ягъни, әйтик кеше аена 10 мең сум гына алып эшләсә, аның социаль пенсия күләменә бернинди баллар өстәлмәскә дә мөмкин.

Хөкүмәт карары буенча, бу сумма киләсе елда 11833 сум булачак. Ягъни, пенсиянең страховой — өстәмә өлешен алу өчен «ак» хезмәт хакының күләме шушы суммадан югарырак булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100