news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә кызыл чөгендер ашау катгый тыела?

Кызыл чөгендердә файдалы матдәләр күп. Чөгендер мускулларны яхшырта, тонуста тота, кан басымын нормага китерә.

news_top
Кемнәргә кызыл чөгендер ашау катгый тыела?
https://pixabay.com/

Табиблар кызыл чөгендер ашау катгый тыела торган кешеләр исемлеген атады. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кызыл чөгендернең файдалы үзлекләре күп, әмма кислоталылыгы югары. Шуңа күрә гастрит, шикәр авыруы белән интегүчеләр, сидек юлында таш булганнар өчен бу яшелчә бик зыянлы. Табиблар фикеренчә, кызыл чөгендер ашказанындагы кислотаның концентрациясен арттыра. Гастрит белән авырган кеше чөгендер ашаса, үзен начар хис итә башлавы ихтимал. Ашказаны авырта башлап, операция ясарга кирәк булуы да мөмкин.

Чөгендердә шикәр бик күп күләмдә була. Шикәр авыруы булган кешеләргә бу яшелчәне ашаудан тыелу хәерле.

Шулай ук чөгендердә эчне йомшарта торган матдәләр дә була. Эчәклек эшчәнлеге тотрыклы булмаган, эч китүдән интеккән кешеләргә дә чөгендер ашау килешми.

Сидек юлларында таш булганда, чөгендер ашау организмда тозлар туплануга китерү ихтимал. Кеше шешенү, буыннары ялкынсынуы да мөмкин. Бөерләре белән проблемалары булганнарга чөгендер ашамаска киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар