news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә кура җиләге ашарга ярамый?

Кура җиләге бик көчле аллерген да булып тора.

news_top
Кемнәргә кура җиләге ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Табиб-диетолог Ольга Кораблева сүзләренчә, ябыга торган кешеләргә кура җиләге ашарга ярамый. Бу турыда РИА Новости язды.

Табиб сүзләренчә, олы кеше көненә 400 грамм кура җиләге ашый ала. Ләкин ашказаны-эчәклек тракты авырулары, мәсәлән, гастриты яки язвасы булган кешеләргә кура җиләге ашамау хәерле.

Шулай ук бөерләре авырткан кешеләргә кура җиләге ашамый торырга кирәк, чөнки кура җиләге сидек кудыргыч булып тора.

Кура җиләге бик көчле аллерген, җир җиләгенә аллергиясе булган кешеләргә кура җиләген ашаганда сак булырга кирәк, ди табиб.

Өстәвенә, кура җиләге аппетитны арттыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар