Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә коронавирустан вакцина ясатырга ярамый?

Тиздән Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация башланачак.

news_top_970_100
Кемнәргә коронавирустан вакцина ясатырга ярамый?
pixabay.com/ru

Иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов нинди очракларда коронавируска каршы прививка ясатырга ярамаганын сөйләде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Россиядә коронавируска каршы вакцинация берәр айдан башланыр дип көтелә, моның һәркем өчен ирекле булуы игълан ителде инде.

Шулай да бар кешегә дә вакцина ясамаячаклар, һәрхәлдә, беренче тапкырдан булмаска мөмкин.

Табиб сүзләренчә, чикләүләр гриппка каршы ясатыла торган прививканыкына охшаш булачак. Авыру кешеләргә вакцина ясатырга ярамый. Әгәр тән температурасы 37 градустан югарырак икән, прививка ясалмый.  

Шулай ук хастаханәгә килер алдыннан алкоголь кабул иткән кешеләргә дә вакцина ясалмый.

«Вакцинация алдыннан бернинди дә алкоголь эчәргә ярамый. Вакцинаның алкогольгә реакциясе булырга мөмкин һәм кешегә начар булачак. Вакцина ясатыр алдыннан 10-12 сәгать кала, хәтта бер тәүлек алдан эчәргә ярамый. Бу вакыт кешенең бавыры ничек эшләүгә бәйле», — диде Владислав Жемчугов.

Нинди дә булса шиге булган кешеләр теләсә нинди прививка алдыннан табибка сораулар бирә ала, моннан оялырга кирәкми, диде иммунолог.

«Вакцинация кабинетына килгәч, бернидән дә оялырга кирәкми. Вакцинаның куллану вакыты күпме икәнен сорарга, вакцина саклана торган суыткычның температурасын карарга кирәк. Суыткычта плюс дүрт градустан да югарырак температура булмаска тиеш. Әле тагын табибның перчаткадан булуына, аның чыннан да бер генә тапкыр кулланыла торган шприц белән эшләвенә игътибар итәргә кирәк. Гомумән, вакцинацияне шәфкать туташы түгел, ә табиб ясарга тиеш. Болар турында алдан ук Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтларында укырга мөмкин, ә соңыннан барысының да тиешенчә булуын оялмыйча таләп итәргә кирәк», — дип киңәш итте табиб.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100