Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә колбаса ашарга ярамый?

Ысланган колбасаның составында майлар, тоз һәм специяләр күп була.

news_top_970_100
Кемнәргә колбаса ашарга ярамый?
pixabay.com/ru

Колбаса кайбер кешеләр өчен куркыныч ризык булырга мөмкин. Бу хакта диетолог, нутрициолог Анна Белоусовага сылтама белән РИА Новости яза.

Ысланган колбаса составында майлар бик күп, (30-40%), шулай ук тоз һәм төрле специяләр дә зур күләмдә була, диде ул.

«Бу бәйрәмнәрдә генә ашый торган деликатес ризык. Аны һич кенә дә көн саен ашарга ярамый. Әгәр көн саен ашасаң, кан басымы, бөерләр белән проблемалар башланачак. Аеруча йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә, бөер патологияләре булган кешеләргә һәм тән тиресендә проблемалары булган яшүсмерләргә бу ризыкны ашамаска киңәш итәм. Яшүсмер вакытта чыга торган сыткыларга специяләр һәм тоз нык йогынты ясый», — дип аңлатты диетолог.

Пешерелгән колбаса да иткә алмаш була алмый, дип кисәтә Анна Белоусова. Аның сүзләренчә, ГОСТ буенча колбаса иттән булмаска да мөмкин, аның составында бераз гына ит була, бу очракта анда мускул җепселләре бик аз, нибары 8% кына салына.

«Әле техник шартлар буенча әзерләнгән колбаса булса, аның составында ит тагын да азрак була. Анда, һичшиксез, 22 % чамасы май, тәм бирә торган кушылмалар салына. Иң яхшысы дигәндә бу тоз, борыч, соя соусы. Соясыз колбасага караганда соялысы әзме-күпме файдалырак дип санала. Шулай ук ниндидер бөртекле культуралар яки башка үсемлекләр катнашмалары өстәлергә мөмкин. Колбаса матур алсу төстә булсын өчен, һичшиксез, крахмал салына», — диде диетолог.

Колбасаларның кыяфәте матур булсын өчен аларга төрле азык буягычлары кушалар. Алардан башка колбаса соры төстә була, чөнки пешкән ит шундый төстә була бит. Диетолог әйтүенчә, мондый колбасалар сатуда очрый һәм аның сыйфатын тикшерүнең гади ысулы бар.

«Кисеп бирүләрен сорарга, эче дә шундый төстә булу-булмавын карарга кирәк. Кайвакыт озак яткан колбасаның өсте шундый төскә керә. Әгәр инде аның эче дә соргылт булса, димәк, бу дөрес пешерелгән колбаса була», — диде Анна Белоусова.

Аның сүзләренчә, пешерелгән колбасаны өйдә ясауның да бер авырлыгы юк. Моның өчен ит кисәген уксус өстәлгән тозлы эремәдә тотарга, шуннан соң талгын утта кимендә 4 сәгать пешерергә кирәк. Аннан соң, пешкән итне иттарткычтан чыгарырга һәм әзер фаршны пленка ярдәмендә тәгәрәтеп озынча формага китерергә кирәк. Өйдә әзерләнгән колбасага алсу төс бирер өчен фаршка чөгендер суы өстәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100