Кемнәргә чәй эчү зыянлы?
Бик файдалы эчемлек булса, кайбер авырулар вакытында чәй эчми тору хәерле.

Диетолог Елена Соломатина «Говорит Москва» радиостанциясендә кемнәргә чәй зыянлы булуын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, чәй бик файдалы эчемлек, анда витаминнар, антиоксидантлар, танин һәм теанин бар. Тик андагы кофеин күләме кайбер кешеләргә зыян китерергә мөмкин.
«Сәламәт кешегә кофеиннан куркырга кирәкми. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы өчен бик яхшы тоник. Шулай ук чәйдә аның тәэсирен киметә торган матдәләр дә бар. Кан басымы югары булганда, кайбер психик авырулар вакытында, артык ярсынганда чәй дә, кофе да эчәргә ярамый», — ди Соломатина.
Диетолог чәйнең бәвел кудыру үзлеге булуын, шуңа күрә чәй эчкәч, организмдагы сыеклык күләмен арттырырга кирәклеген әйтте.