Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемнәр күбрәк: җырчылармы, сыер савучылармы?» - Айсылу Габдинова җавап эзли

Җырчы Айсылу Габдинова Инстаграм битендә авылча киенеп, көрәк тотып төшкән фотосын урнаштырган.

news_top_970_100
«Кемнәр күбрәк:  җырчылармы, сыер савучылармы?» - Айсылу Габдинова җавап эзли
Салават Камалетдинов

«Авыл — ул сезгә мунча белән бәлеш кенә түгел! Ә сез ялларыгызны ничек үткәрәсез?» — дип сораган җырчы.

Инстачылар Айсылуның әлеге образын югары бәяләгәннәр.

«Бу авылның алдынгы сыер савучысына ошаган!» — дип язган берсе.

Айсылу Габдинова бер дә аптырап калмаган, җавабын җиткергән: «Рәхмәт! Җыр туйдырса, авылга сыер саварга кайтып була, димәк».

«Юк инде, җырлап туеп буламыни? Алай димә, җырла. Авылда сыер савучылар күп ул. Җырчылар кирәк. Иҗаттан туя күрмә!» — дигән бер инстачы.

«Кем күбрәк икән? Җырчылармы, сыер савучылармы? Белмим», — дип аптырашта калган Айсылу.

«Моңсыз җырчыларны чутламаганда, җырчылар аз булырга тиеш. Синең тавыш матур, көчле, син андыйлар рәтенә кермисең», — дип тынычландырганнар җырчыны виртуаль дуслары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100