news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәр илле яшьтән пенсиягә чыга ала?

Төп шарт — иминият стажы 15 елдан ким булмаска тиеш.

news_top
Кемнәр илле яшьтән пенсиягә чыга ала?
https://pixabay.com

Россия Пенсия фонды күп балалы аналарга алдан пенсиягә чыгу ысулы турында искәртте. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Биш яки аннан да күбрәк бала үстерүче хатыннар 50 яшьтә пенсиягә чыга ала. Өч бала булса, 57 яшьтә, дүрт бала булса 56 яшьтә. Бөтен өч очракта да төп шарт — иминият стажы 15 елдан ким булмаска тиеш.

Стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар, стажы 42 елдан да ким булмаган ир-атлар пенсиягә ике елга алданрак чыга ала. Ләкин хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән узган булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар