Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемнәр белән „йокладың“, җырчым?»

«Интертат» сайтында журналист Алинә Айдарованың җырчы Римма Никитина белән интервьюсы чыкты. Журналист Алсу Сәлахова «Идел» журналына мәкаләсенә бу интервьюга карата ризасызлыгын белдереп язган.

news_top_970_100
 «Кемнәр белән „йокладың“, җырчым?»
Михаил Захаров

Журналистлар турында ничектер гел яратмыйчарак сөйли эстрада халкы. Һәм мин алар белән килешми идем. Әлегәчә. Бер яшь кенә журналист кызның бер яшь кенә эстрада җырчысы белән әңгәмәсен укыганчы. Мондый журналистиканы мин дә яратмыйм.

Төгәлләштерергә онытканмын: бу ике яшь кенә кыз «егетләр белән йоклау» турында сөйләшә. Кызык тема бит. Укылышлы. Ябырылып укыячак барысы да. Мин дә укыдым хәтта. Болай укымаган да булыр идем, менә шундый «журналистика» турында язасым килгәнгә укыдым. Тагын шундый типтагы әңгәмәләре чыкса, укымаячакмын. Чөнки мондый мәкаләне укыганда (белмим, бәлки миндә генә шулайдыр) йөрәккә авыр, хурлану хисе туа. Хәзер текст җыеп утырганда да бармаклар калтырый. Кемнеңдер еллар буе юылмаган пычрак керендә казынып чыккан кебек.

Әлеге журналист кызның (исемен әйтмим, пиар булмасын әле үзенә) Илназ Гарипов белән дә әңгәмә ясыйсы килгән иде. Тагын шул «йоклау» темасына. Бу турыда ишеткәч тә, авыр булды. Без әдәбият, мәдәният турында язабыз, татар яшьләренең булдыклылыгын күрсәтергә, аларны танытырга тырышабыз. Ул язмаларның укылышы, бәлки, без теләгәнчә үк югары да түгелдер. Ләкин без кирәкле эш белән шөгыльләнәбез.

Миңа үзем язган мәкаләләр өчен оят түгел. Ә менә мондый теманы зурлап күтәреп чыккан журналист язмасы өчен оят. Аның язмасы өчен мин оялам, аңлыйсызмы?

Хәзер бу язманы да яклап чыгачаклар, бездә бит гел шулай: әгәр син нәрсәгә дә булса тәнкыйть сүзе әйтәсең икән, аны яклаучылар бермә-бер күбрәк була. Яклаучыларның якынча сүзләрен дә чамалыйм: «Нәрсә, татарлар „аның“ белән шөгыльләнмиме әллә?», «Хәзер бөтенесе шулай, ник без, татарлар, артта калырга тиеш?», «Рус журналистикасына, чит илнекенә күз салыгыз, без кемнән ким?»

Ләкин һәр милләтнең барыбер ниндидер үзенчәлекле коды, менталитеты булуына ышанам. Төгәл белмим, ләкин ышанам. Һәм менә безнең кодка мондый төр мәкаләләр кирәк түгел дип уйлыйм.

Бу темага башка фикерләрне сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100