«Кемгә кирәк йомырка Мондый буран булганда???» (Айзат Вахитов)
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Айзат Вахитов кар белән бәйле соңгы вакыйгалар турында шаян шигырен тәкъдим итә.
![«Кемгә кирәк йомырка Мондый буран булганда???» (Айзат Вахитов)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/1/25/5080f16153d88d22a86fef51b3adc625.jpg)
Урамда буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.
Үзем елмаям,
Күңелдә яра.
Әле көрәдем –
Ул тагы ява.
Табигатьнең кәефен
Мин һич аңлап бетермим.
Вакыт та юк аңларга –
Көне-төне кар көрим.
Ак аю качкан, диләр,
Арктика якларыннан.
Өеңдә кебек хис ит –
Made in Tatarstan.
Купме труба тишелде
Кар басымы астында.
Гейзерлар да кирәкми –
Барысы да бар Казанда.
Сөтле чәй эчеп булмый,
Ипиләргә май ягып.
Кибеттә киштәләр буш,
Ач кала язды халык.
Ышан инде син шуннан
«Прогноз погоды»ларга.
«Кратковременные дожди» –
Апокалипсис монда.
Йомырка бәяләре
Калды арткы планда.
Кемгә кирәк йомырка
Мондый буран булганда???
Күпме кибет баеды,
Сатып гап-гади көрәк.
Дөрес эшлиләр инде –
Бәхет өчен ни кирәк?
Авылданмы, шәһәрдәнме?
Барыбыз да бертигез:
Кулыбызга көрәк тотып,
Ишегалдын көрибез.