Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемгә кызыл уылдык ашарга ярамый?

Яңа ел төнендә өч бал кашыгы уылдык ашарга ярый, ди табиб.

news_top_970_100
Кемгә кызыл уылдык ашарга ярамый?
https://pixabay.com/

Табиб-диетолог Елена Соломатина кызыл уылдыкның файдасы һәм зыяны турында сөйләгән. Бу турыда «Вечерняя Москва» хәбәр итте.

Кызыл уылдыкта витаминнар, туендырылган май кислоталары, омега-3, башка файдалы матдәләр күп. Ләкин анда холестерин һәм тоз да бик күп була. Кан басымы югары булган, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә уылдык ашау файдалы түгел.

Кызыл уылдык иммунитетны ныгыта, ләкин аны ашаганда сак булу хәерле, башта табиб белән киңәшү кирәк.

Элек уылдыкны озак саклау өчен уротропин матдәсе кушканнар, хәзер ул тыелган. Ләкин намуссыз җитештерүчеләр аны куллана. Шуңа күрә билгеле маркаларның товарларын гына алу хәерле. Консервант сыйфатында натрий бензоаты E211 кулланалар. Ул астма, дерматит белән интегүчеләргә, аллергиясе булганнарга зыянлы.

Уылдык сайлаганда аның саклану вакытын карагыз, саннар бастырып ясалган консерваларны гына алырга тырышыгыз, дип киңәш итә табиб.

Сыйфатлы уылдык майлырак була, аерым бөртекләрдән тора, алар чәйнәгәндә шартлап куя. Уылдык бөртекләренең тышчасы коры элпәгә охшаган булырга тиеш. Әгәр уылдыкны катырсалар, яки артык киптерсәләр, ул ябышкакка әверелә. Намуссыз җитештерүчеләр желатиннан ясалган массаны да уылдык дип сатарга мөмкин.

Балык маенда кызыл уылдыктагы булган кадәр файдалы матдәләр бар. Өстәвенә балык маенда Д витамины да була. Ул сөякләрне ныгыта. Балык маенда аксым юк, ләкин омега-3 күбрәк. Холестерин ягыннан балык мае яхшырак, анда тоз һәм консервантлар да юк, А витамины да бар, ди табиб.

«Файдалы матдәләр күп диеп, кызыл уылдыкны көн саен һәм кашыклап ашарга ярамый. Ипи телеменә бал калагы белән уылдык ягып ашагыз. Шул җитә. Яңа ел төнендә өч бал кашыгы уылдык ашасагыз була, тик артыгын түгел», — дип сөйли Соломатина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100