Кемгәдер - читлек, кемгәдер - иманлы яшәеш: яшьли кияүгә чыккан мөслимәләр язмышы
Мөселман кызлары арасында яшьтән кияүгә чыгып, бала үстереп, өйдә генә торучылар байтак. Тәкъва мөслимә шундый булырга тиештер. Мондый адым ясаучы кызларга тәнкыйтьләп тә, жәлләп тә, сынап та карыйлар. Мөселманнарның ялгышканнарын көтеп кенә торучылар да бар кебек.
Яшь кызларның яшьтән эш арбасына җигелеп тормыш йөген тартулары да, кияүгә чыгулары да гадәти, тиеш кебек кабул ителә. Ә яулыклы, яшьтән кияүдә булган кызларга кырын карашлар күп. Аларны кол кебек яши дип уйлаучылар да бар. Яшьли кияүгә чыккан мөслимәләр, чыннан да, үзләрен чикләп яшиме? Үзләре теләп чыгамы алар кияүгә? Яшь мөслимәләрнең кияүгә чыгу тарихларын барладым.
Алсу, 35 яшь, Әлмәт шәһәре:
— 2002 еллар. Унберенче сыйныфта укыган чак. Арчага ярышка бардык, кул көрәштерергә. Татарстанның күп районнарыннан җыелганнар иде анда. Яшь чак. Егетләр күзләп, мәш киләбез. Барып танышырга ук тәвәккәлләдем бер чибәре белән. Әлмәттән, Айрат исемле. Сорау бирсәм җавап бирә, артык сүз сөйләшми. Мин кыз башым белән танышырга килдем, югыйсә. Җитдилеге күренеп тора. Ярыш көннәрендә бөтерелдем егет янында. Аның гына әллә ни исе китмәде. Хат язарга адресын ала алдым шулай да. Беренче хатны үзем яздым.
Языша торгач белдем, Айрат дини гаиләдән икән. Ике абыйсы, әти-әнисе, үзе — намазда. Син миңа ошадың, дип язган бу бер хатында. Ләкин өйләнгәнче хатынымны өч кенә күрергә ярый, ди. Риза булсаң, мәктәбеңне тәмамла да, миңа кияүгә чык, дип язмасынмы бу берзаман. Аптырап киттем. Миңа бит әле унҗиде генә яшь. Шулай да сөендем. Егетнең ниндие бит! Гәүдәсе, чибәрлеге! Бер төрле эчке ныклыгы да бар кебек. Айратны нык ошаттым, шуңа әти-әниләргә әйтеп карарга булдым. Алар шат кына иде. Мин бик шук, чая. Укырга керә калса, егетләр белән күп йөрер, укымас дип тә борчылалар. Безнең якларда шулай балалар үсеп җитү белән өйләнештереп кую гадәте да бар. Алучы барында биреп калыйк, дигәннәрдер.
Айратка үлеп гашыйк идем. Шуңа дин, яулык мәсьәләләрен артык уйламадым. Авылда бездән ике өй аркылы гына Гөлсинә исемле кыз бар иде. Кечкенәдән намазда ул. Зәвыклы киенә, үзе дә бик матур. Яулыкларымны да аның фасоннарын искә төшереп яптым. Намазга ирем өйрәтте. Пешекчегә укырга кердем. Диплом алып кайткан көнне Айрат: «Эшкә чыкмыйсың», — диде. Өйдә теләгәнең белән шөгыльлән, кеше ирләре янында эшләмисең, диде. Теләсәң нишлә, мин эшлим, дидем. Көннәр буе өйдә генә тору минем өчен сынау кебек тоелды. Ирем нык каршы торды. Холкым ут белән бер бит. Тик иремне яратканга күрә, кул селтәдем. Күнәргә булдым. Айратка үпкәләп тә йөрдем әле. Шулай да, өйдә дә тик тормадым.
Атнага бер яңа төрле шөгыль табам үземә. Өйгә ияләшә башладым. Озакламый кызыбыз Әминә туды. Өйдә торуның рәхәтен бала тугач аңладым. Ирем бит миңа вакытымны үземә, гаиләмә багышларга кушкан. Тормышыбызны кайгыртуны үзенә генә калдырган булган. Хәзер ике улыбыз Кәрим белән Сәйдәшебез дә бар, Аллаһка шөкер. Бар вакытым балалар белән үтә. Ярый әле унҗиде яшьлек юләр чагымда дини кешегә гашыйк булганмын, дип сөенеп көләм хәзер.
Алинә, 27 яшь, Казан шәһәре:
— Кияүгә чыгарга өлгергәнлек ул яшь белән бәйле түгел, минемчә. Өлгергәнлек ул паспорттагы яшь түгел. Ул булырга мөмкин унсигездә, егерме биштә, утызда. Бу хатын-кызның әзерлегеннән, күңел халәтеннән тора дип уйлыйм. Гаиләле булу — җаваплылык. Хатын-кызның юлы берничә баскычтан тора. Аның беренчесе — Аллаһ колы булу. Икенчесе — әти-әниеңә игелекле кыз бала булу. Өченчесе — хатын булу. Дүртенчесе — әни булу. Бишенчесе — җәмгыятькә файда китерү, заманча итеп әйтсәк, карьера. Менә шушы дөрес юл.
Аллаһ Тәгалә шулай әйткән икән, моның ниндидер хикмәте бар. Менә бу биш баскычны каттан-катка менү итеп карыйк әле. Беренче каттан өченче катка сикерә алмыйбыз бит. Кайбер балалар тизрәк әти-әни яныннан китәргә, үзләренең тормышларын башлап җибәрергә тели. Ләкин әти-әни белән килеп туган мәсьәләләрне хәл итмичә, хәер-фатыйха алмыйча, проблемалардан качасың икән, кияүгә чыккач та бу мәсьәләләр яңадан баш калкытырга мөмкин. Менә шушы баскычларны рәттән үтәп бару хәерле дип уйлыйм.
Үзеңне гаиләңә багышлау өчен мөмкинлек булу — хатын-кызга ислам диненең бүләге. Иремне беренче тапкыр дини китаплар кибетендә күрдем. Укый-укый китап сайлый Рамил. Чын исеме Роман, әтисе татар. Икенче тапкыр янә шушы кибеттә күрдем. Бу юлы икебезнең дә күзләребез очрашты. Аралашып киттек. Рамил дингә күп китаплар укып, өйрәнеп килгән. Аллаһ Тәгалә кушканнарның барысын да тырышып өйрәнә, үтәргә тырыша. Мине дә үзенә Аллаһыдан бирелгән бүләк дип уйлый. Танышканда миңа унтугыз яшь иде. Ике ай аралашып йөрдек тә, никах укыттык. Кияүгә чыкканнан бирле өйдә генә торам, һәр көн эшкә йөрмим. Үзең кызыксынган әйберләр белән генә шөгыльлән, диде ирем.
Иремнең шулай фикер йөртүенә сөенәм. Китаплар укыйм, тәрҗемә эше белән шөгыльләнәм. Заказга кофта, башлыклар бәйлим. Игезәкләребез бар. Бер кыз, бер малай. Балалар башта минем белән өйдә иделәр. Хәзер бакчага йөриләр. Өйдә торгач, намазларны да вакытында уку җайлы. Өйдә тордым да, дөньядан ваз кичтем, дигән сүз түгел. Яныңда аңлаучы кешең булса, өйдә торып та әллә нәрсәләр эшләргә мөмкин.
Зөһрә, 27 яшь, Арча:
— Мин әби тәрбиясендә үстем. Җиденче сыйныфта укыганда яулык яптым. Кияүгә унсигез яшемдә чыктым. Ирем миннән өч яшькә олырак. Без «Вконтакте» аша таныштык. Гадәттә, мөслимәләрнең социаль челтәрләрендә үзләренең фотолары булмый. Ирем очрашуга хәтле минем кыяфәтем турында берни белмәде. Ул вакытта педагогик көллияттә өченче курста укый идем. Әллә ни күп күрешеп йөрмәдек. Танышкан вакытларыбызда Ирек намаз укырга өйрәнә генә иде. Шулай булса да, өйләнешмәгән килеш күп тапкыр күрешеп йөрергә ярамый икәнне икебез дә аңлый идек. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ризалаштым. Балабыз буласын белгәч, укуны кичектереп торырга туры килде. Соңгы курсны бәби тугач укып бетердем.
Хәзер олы кызыбыз мәктәптә укый. Улым белән без өйдә. Бакчага да бирә алабыз баланы. Ирем үзем өйдә булгач, бирмик, ди. Гаиләмне өйдә сагынып көтеп торам. Өйдә утыруымны белгәч, акчагыз күптер, диләр. Бар нәрсә дә акчага гына бәйле түгел. Ул беркемнеке дә артып китми. Бездә бәрәкәт бар. Ризыгыбыз да җитәрлек пешә, ашалып та бетә. Балалар ризык кадерен белеп үсә. Мал-туар тотабыз, җәйләрен кош-корт асрыйбыз. Диндә булмаган хатын-кызларның да өйдә торып кына мал, кош-корт асрап яшәүчеләре бар. Тик, никтер диндә булганнарны күбрәк гаепләргә тырышалар. Киемнәребез дә җитәрлек кенә. Исраф булып ятмыйлар. Исраф кием, ризык, юкка-барга түгелгән акчалар өчен Аллаһ Тәгалә каршында җавап тотасы да бар бит әле. Үзебезне ашаудан, киемнән чикләмибез. Бу дөньяда кунак кына икәнебезне аңлыйбыз.
Лилия, 28 яшь, Саба:
— Егетем белән унынчы сыйныфта укыганда йөри башладык. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга киттек. Егетем дә, мин дә укырга кердек. Тулай торакка кайтасы килми. Иптәш кызым белән уку йортына якын мәчеткә барырга булдык. Уку йортыбыздан ерак түгел генә мәчет. Ул көннәрдә күңелләребез бик тулышкан иде. Кайбер укытучыларның арулыкка карап билге куюлары, иптәшләрнең юкка-барга хихылдашулары ардырган иде. Дөнья тигезсезлеге белән үзебезгә очрашырга туры килгән көннәр иде бу.
Тынычлык эзләп килдек мәчеткә. Шул барганыбыздан кичке укуларга да язылып кайттык. Институтта паралар шундый соң бетә кайвакыт. Арып-талып бетсәк тә, башыбызга тиз генә яулыкны урыйбыз да, мәчеткә йөгерәбез. Төркемдәш апаларыбыз да бигрәк әйбәтләр. Безне чәй эчерер өчен тәм-том, термоска салып чәй алып киләләр. Ул ризыклар шундый тәмле. Тамак ачканга да шулай булгандыр инде. Дустым белән без өсне салган арада берсе чәй ясый, берсе бәлеш катысы чыгара. Югыйсә, чит кешеләр бит без. Мәчеткә баргач әни янына кайтып килгән төсле була идек.
Әнием дә дини гыйлем алуыма бик сөенде. Укуыбызны икенче курста да дәвам иттек. Икенче курсны бетергән вакытта, миңа үзебезнең районнан эш тәкъдим иттеләр. Кайтыргамы, юкмы дип озак уйламадым. Әти-әни янына нигә кайтмаска? Мәчеткә йөрүем шулай тукталды. Читтән торып укуга күчеп, өч ел эшләдем.
Диплом алгач, егетем дә районга кайтты. Өйләнештек. Ирем эшкә урнашты. Берзаман минем белән рәтләп сөйләшми башлады, көн саен башым авырта, дип кайта. Үз эченә бикләнде. Ни булды дисәм, әйтми. Өч ай чамасы шулай сөйләшми яшәдек. Беркөнне кич кайткач, «Һәфтияк Шәриф» китабын суздым иремә. Мә, укып карале, дим. Монда дога ярдәм итми дип, киресен әйтүен белде. Шулай да китапны тотып, артыннан озаклап йөрдем. Аптырагач, янында үзем укып утырырга булдым. Кашларын җыерып булса да, укыганыма күнеп утырды. Үзе дә бу хәленнән арыган булгандыр.
Икенче көнне сөенеп уянды. Ниндидер төш керде ди, кош тоткандай йөри бу. Төшенә ни кергәнен сөйләмәде үзе. Шуннан соң догалар укырга өйрәнде. Намаз укый башлады. Бервакыт тагын борчулы кайтты. Тагын узган хәлләр кабатлана дип уйлый башлаган идем. Ә аның миңа тәкъдиме булган. Лилия, син миңа дога белән ярдәм иттең. Җиткәнчә булыр акча да. Син өйдә, мин кайтканны көтеп тора торган бул әле, ди. Мин ризалаштым. Казанда да өй мохите дип мәчеткә бара идем бит. Билгеле, иремне намазга мин китермәдем. Моңа сәбәпче генә идем. Аллаһ Тәгалә мине ирем янында дога укытып, икебезне дә намазга бастырды. Өйдә тора башлагач, яулык яптым. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Теге юлы янында дога укып утырганым өчен сөенә ирем. Шуннан соң башланды бит безнең догалы, намазлы тормыш.
Газизә, 20 яшь, Чиләбе:
— Бәләкәй чактан ук сеңлем белән әтинең иртәнге намаздан кайтып кергәнен юрган чите аша карап ята идек. Биш вакытын да мәчеттә укый. Гарәп теле дәресләренә безне дә йөртте. Тугызынчы сыйныфта укыган чагымда кая укырга керәсемне башыма да китерә алмый идем. Мәктәптә дә каласы килмәгән чаклар. Әти «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кертергә булды мине. Дини яктан гыйлемле итеп күрәсе килгәндер. Әни пешекче, укытучы, хисапчы ише һөнәрләр әйтеп карады. Әмма әти үземнән дә ул һөнәрләргә әллә ни теләк күрмәгәч, «Мөхәммәдия»дә тукталды. Үзем дә риза идем. Мәдрәсәдә бик нык үзгәрдем. Аңа хәтле динне әби-бабайлар, әти яшендәге кешеләр белән генә күзаллый идем бит. Мөселман яшьләренең фикерле, заманча булуларын аңладым.
«Мөхәммәдия»не тәмамлагач, кияүгә чыктым. Мәчеткә намазга кергәндә танышкан идек ирем белән. Ул Чиләбе өлкәсеннән. Укып бетерүгә шунда киттем. Читтән торып, Россия Ислам Институтына да укырга кердем. Чиләбегә күчеп килүгә үк андагы мөслимәләр белән таныштым. Төрле чаралар оештырабыз, мастер-класслар үткәрәбез. Бала тугач, бу шөгыльләрне туктатып торасы булыр дигән идем. Киресенчә, Мәрьям кызым белән күңеллерәк. Өйдә генә тору дөньядан артта калу дигән сүз түгел бит. Мөслимәләр белән үзебезчә ял да итеп алабыз. Әйткәнемчә, читтән торып укуымны дәвам итәм. Заман белән бергә атлыйм.
Нәфисә, 26 яшь, Башкортстан:
— Ирем: «Синең өйдә торуыңнан гаиләбезгә файда күбрәк», — ди. Шуңа күрә өйдә мин. Кайнана, кайнатам белән бергә яшибез. Кайнатам әле эшли. Ә без әнкәй белән өйдә. Әнкәй дә үземә охшаган. Ирләр өйдә юкта бер-беребезне кирәкмәскә борчымыйбыз. Мин заказга җимештән букетлар ясап сатам. Дәүләт эшендә эшләгән идем. Эше дә күп, кергән акчаның барыбер бәрәкәте дә булмады. Ничек керде, шулай чыгып та китте. Шуңа ирем дә өйдә торуыма каршы түгел. Балалар бакчага йөри. Диннән ерак булган танышларым миңа кызганып карый. Өйдә дә яулык ябып, кайнанам кушканны гына үтәп яши дип уйлый. Рәхәтләнеп елмаям шул сүзләргә. Өйдә сезнең кебек үк, яулыксыз йөрим, дим.
Яулыктан проблема ясарга кирәкми. Кайнанам белән дә тату яшибез. Миңа калса, хатын-кызның өйдә торуы - бәрәкәт.