Кемеровода сәүдә үзәгендә янгын чыгуның чын сәбәбен атадылар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кемеровода "Зимняя вишня " сәүдә үзәгендәге коточкыч янгын сәбәбен әйтте.
РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип исәпли.
Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Ринат Еникеев эвакуацияләү юллары яңа торган токсик предметлар белән томаланган булуын әйтте.
25 мартта Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге коточкыч янгында 64 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. Кешеләр тәрәзәләрдән чыгып, аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.
Кешеләр белән бергә, кибеттәге зоопарктагы 200 чамасы хайван да үлгән, дип хәбәр иткән идек.