Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемерово өлкәсендә кечкенә кызчык әнисе күз алдында канализация чокырына төшеп киткән - видео

Кемерово өлкәсендә кечкенә кызчык әнисе күз алдында канализация чокырына төшеп киткән - видео

news_top_970_100
Кемерово өлкәсендә кечкенә кызчык әнисе күз алдында канализация чокырына төшеп киткән - видео
Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә гадәттән тыш хәл булган. Кечкенә кыз канализация торбасы капкачына берничә мәртәбә баскан. Бер мәлдә капкач әйләнә һәм кыз канализация чокырына төшеп китә. Бу мизгел видеорегистратор камерасына әләккән, аны гаммәви мәгълүмат чаралары тарата.



Видеодан күренгәнчә, бала әнисе белән басып тора. Кыз канализация чокыры капкачына менеп баса һәм сикереп басып тора. Әнисе, телефоннан сөйләшә-сөйләшә, баланы капкач өстеннән төшереп, читкән алып китмәкче була, әмма бер мизгелдә аның игътибары читкә тайпыла.  Шул арада кыз яңадан капкач өстенә менеп баса һәм кинәт, капкач убылып, төшеп китә. Әнисе ачыргаланып ярдәм чакыра башлый. Тиз арада ярдәмгә берничә кеше йөгереп килә.

Ярдәмгә килгән кешеләр баланы коткара. Кыз исән калган. Бик курыккан, аягын авырттырган, дип яза "Комсомольская правда". Аның гомеренә хәзер куркыныч янамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100