Кемерово өлкәсендә бер хатын ут төртеп, күршесен тереләй яндырган
Күршесен тереләй яндырып үтергән хатынны ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Кемерово өлкәсендә суд 61 яшьлек хатынны ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Күршеләр акча аркасында сүзгә кергән булган. Ачуы чыккан хатын яндыргыч сыеклык алып, баскыч төбендә утыра торган ирнең артыннан өстенә сипкән. Шуннан соң ул ут төрткән дә өенә кереп киткән. Яна торган иргә ярдәм күрсәтмәгән.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, ир чирәмдә аунаган, ярдәм чакырган. Бергә яши торган хатыны аңа киемнәрен салырга ярдәм иткән. Шулай да бу кеше хастаханәдә үлгән.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, ут төртүче хатын моңа кадәр начар яктан күзгә чалынмаган, уңай кеше буларак сыйфатланган.