Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемдер оча, кемдер шуыша»: бомба кыз Илүсә белән блогер Айдар җыр яздырган

Блогерлар дуэты рус телендәге җыр тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Кемдер оча, кемдер шуыша»: бомба кыз Илүсә белән блогер Айдар җыр яздырган
https://www.instagram.com/oaidar_chik/

Шәһәрдән авылга яшәргә күченгән блогер кыз Илүсә Фәләхова һәм Чаллы блогеры Айдар Ахиярович җыр яздырган. Блогерлар дуэты «Бомба кыз һәм Оайдарчик» дип атала. «Самба» дигән русча җырның текстын яшьләргә Анна Попова язып биргән.

«Бөтен музыкаль мәйданнарда. Сез сорадыгыз, без эшләдек», — дип яза алар.

Җыр, аеруча рус телендәге җыр, нинди максат белән яздырылгандыр, анысы караңгы. Блогерларның язылучылары да моны төрлечә кабул иткән. «Ут җыр», «Кәефне күтәрә», — дип язучылар белән беррәттән башка фикердәгеләр дә бар.

«Бу җырны кыз үзе генә җырласа яхшырак килеп чыгар иде», «Ут җыр дип язучыларны мин, гомумән, аңламыйм. Һәркем үзенең урынында булырга тиеш. Кемдер оча, кемдер шуыша. Безнең зур хәрефтән артист дип әйтерлек артистларыбыз бар. Һәркем үзе белгән эшне генә башкарсын иде», — дигән кайберәүләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100