news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемдер Гүзәл Әхмәтова исеменнән журналистларга интервью биреп йөри

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова исеменнән Инстаграмда ялган (фейк) "бит" ачканнар. Артист халкы белән була торган хәл дияр идең, әмма ул кеше Гүзәл исеменнән журналистларга интервью да бирә икән!

news_top
Кемдер Гүзәл Әхмәтова исеменнән журналистларга интервью биреп йөри
- Инстаграмда инде икенче кеше минем исемнән ялган аккаунт ачкан. Үзенә яза башласаң, шундук кара исемлеккә кертә. Журналистларның сорауларына җавап бирүдән дә тартынмый, монысы - оятсызлык. Моңа кадәр беркайда да үз "битем" юк иде, бу хәлдән соң теркәлми булмас инде. Вконтакте челтәрендә рәсми төркемем бар, барлык фото һәм мәгълүмат шунда урнаштырыла, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Әхмәтова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар