Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемдер авыл зиратын җимереп ташлаган: кешеләр туганнарының каберен дә таба алмый

Чардуганнар сынган, һәйкәлләр ватылган, агачларны кисеп атканнар.

news_top_970_100
Кемдер авыл зиратын җимереп ташлаган: кешеләр туганнарының каберен дә таба алмый
Башкортстанда зиратны урманчылар җимереп ташлаган, дип фаразлыйлар. Борай районында Ваныш-Алпаутово авылындагы зиратта билгесез кешеләр 100 каберлекне ваткан. Бу турыда bash.news каналына биредә яшәүче хатын сөйләгән.

Кешеләр туганнары каберенә килгәч, җимерек зиратны күреп борчылган. Чардуганнар сынган, һәйкәлләр ватылган, агачларны кисеп атканнар. Бу мәхшәрдән кешеләр туганнарының каберен дә таба алмый, дип сөйләгән ул каналга.

Авыл халкы бу эштә урманчыларны гаепли. Кайсыбер мәгълүматлар буенча, алар агачларны кисеп, Уфада сата икән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100