Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемдер аерылыша, кемдер кавыша» — Илназ Баһ Алсу Фаракшинага өйләнгән...

Ике артистның өйләнешү тамашасын Яңа ел көннәрендә ТНВ каналыннан карап булачак.

news_top_970_100
 «Кемдер аерылыша, кемдер кавыша» — Илназ Баһ Алсу Фаракшинага өйләнгән...
https://www.instagram.com/javit_shakirov_official/

Җырчы Илназ Баһ алып баручы Алсу Фаракшинага «өйләнгән». Ике артистның язылышу тантанасы фотоларын Җәвит Шакиров күрсәтте. Җәвит Шакиров белән Фәридә Төхвәтуллина яшь парның шаһитлары булган. Әле ярый бу хәлләр уен гына булып чыккан. Илназ Баһ белән Алсуның өйләнешкән тамашасын Яңа ел көннәрендә ТНВ каналыннан карап булачак.

«Сенсация!

Кемдер аерылыша.

Кемдер кавыша.

Буген Илназ, Алсу

Өйләнешә.

Ә без шаhитлар,

Фәридә, Җәвит.

Нәфисә ханым,

Булды селсәвит!

Белсәгез дуслар,

Бу — үзе кәмит!

Дөрес аңлагыз!

ТНВ да булачак,

Тамашаны курми калмагыз, — дип язган Җәвит Шакиров инстаграмга.

Посттагы язуларны укырга өлгергәнче, Илназны кияү егете, ә Алсуны туй күлмәгеннән күреп, инстачыларның йөрәге алынган.

«Кот ботка төште», «Йөрәкне урталай ярасыз бит, чын дип торам, чукынчык Җәвит», «Гүзәл белән өч баласы күз алдыма килеп басты…»;

«Баштан аңламый тордым. Күрмәгәнен Алсу күрсәтә диеп, Илназны җәлләдем», «Баһның хатынын берәү дә алыштыра алмый аны! Гүзәле менә дигән аның», «Әллә икенчегә өйләнгәнме дип уйладым»;

«Татар юрап китерә, урыс улап китерә дигән мәкаль бар. Аллам сакласын, күрәчәк булмасын. Илназ белән Гүзәл менә дигән пар. Тигезлектә, исән-сау, тыныч кына улларын үстерсеннәр», — дигәннәр.

«Чистый дуракланып беттеләр», — дип ачуланучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100