news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кем ул?» – Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова «Алтын мөнбәр» кино фестиваленең кызыл келәмендә

news_top
«Кем ул?» – Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова «Алтын мөнбәр» кино фестиваленең кызыл келәмендә
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Танылган блогер, композитор Марат Мухинның хәләл җефете Гөлия Вәлиәхмәтова «Алтын мөнбәр» ХХI Халыкара кино фестиваленең кызыл келәменнән узган. Халыкны аның кем сыйфатында анда эләгүе кызыксындырган.

«Кем ул Гөлия? Җырчымы? Актрисамы? Әллә Марат Мухинның хатыны булганга кызыл келәмдәме?» – дип сораганнар.

«Исәнмесез. Мин кызыл келәмгә без төшергән фильмның актрисасы һәм продюсеры буларак чакырылдым. Марат Мухин бу фестиваль турында миннән генә белде», – дип җавап язган блогер.

Гөлия кино актрисасы булу турында хыяллануы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язганы бар. Ул бу һөнәр буенча дәресләр дә ала, еш кына кыска метражлы фильмнарда да төшә.

«Затлы син шундый», «йолдыз», «вау, Гөлия, бик матур», «курчак», «мондый күлмәк белән дәрәҗәле бүләк алырга», «һуш китмәле», – дип мөкиббән киткәннәр аның фестивальгә килгән образына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар