Кем сез, присяжный утырышчылар? Сайлап алынганнар арасына ничек эләгергә?
Кемнәр һәм нинди шартларда присяжный була ала? Халык судьясы күпме акча эшли? Петициягә кул куеп, эшне присяжныйлар каравын туктатып буламы? Әлеге һәм башка сорауларга “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Югары суды судьясы Илфир Салихов җавап бирде.
- Илфир Зилбирович, судта кемнәр присяжный була ала?
- Присяжныйлар суды – җинаять судларының махсус формасы. Җинаять эшләрен присяжныйлар суды, ягъни Конституция буенча гадел хөкем эшчәнлегендә катнашырга хокукы булган затлар карый. Бу Россия Федерациясе гражданнары, алар профессиональ судьялар түгел. Алар гадел хөкем эшчәнлеге өчен сайлаучылар исемлегеннән сайлап алына. Шулай ук присяжныйларны сайлау өчен аерым параметрлар бар. Гомумиләштереп әйткәндә, бу халык суды була.
25 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданин присяжный була ала. Присяжный вакытында хөкем ителмәгән, нарколог һәм психиатрда исәптә тормаган кешеләр сайлана.
- Присяжныйларны ничек сайлыйлар?
- Присяжныйларны суд түгел, ә махсус компьютер программасы сайлый. Алар Россия Федерациясенең аерым субъекты буенча сайлауларда тавыш бирү хокукына ия булган барлык гражданнар исемлеге арасыннан очраклы рәвештә сайлап алына. Соңыннан исемлеккә эләккән кешеләрне присяжный утырышчылар коллегиясен оештыру өчен судка чакыралар.
Федераль закон буенча, гражданин присяжныйлар судында катнашырга бурычлы. Судка чакырганнар икән, кеше килергә тиеш. Шуңа да карамастан, кешеләр судта катнашуга бик авырлык белән генә ризалаша. Алар моңа вакыт әрәм итәргә теләмиләр, бигрәк тә эшләүче кешеләр.
Әлбәттә, берәү дә аларны көчләп мәҗбүр итми. Әмма ул ризалашкан икән, җитәкчесе аны эш урыныннан җибәрергә тиешләр. Әгәр дә эшеннән китә алмый, аннан башка эш тоткарлана икән икән, безгә аны судта катнашудан азат итәргә туры килә.
Гаепләнүчеләрдә бу кешеләр каян килеп чыкты дигән сораулар тумасын өчен, сайлап алуның бөтен механизмы үтә күренмәле. Коллегия төзегәндә гаепләнүчеләр турыдан-туры катнаша, ягъни алар үз судьяларын сайлый.
Безгә килгән кандидатлар арасыннан присяжный утырышчылар коллегиясен суд утырышында төзибез. Сайлап алу шактый кырыс. Бөтен эш барышы төгәл язылган. Присяжныйлар катнашындагы судта булган хокук бозулар арасында сайлап алу процедурасы беренче урында тора дияргә була.
Сайлап алган вакытта присяжный кандидатлар үзләре хакында бары тик дөрес мәгълүмат кына бирергә тиеш. Теләсә нинди мәгълүматны яшереп калдырган яки ялган мәгълүмат биргән икән, хөкем карарын гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.
- Сайлап алуга күпме кеше килә һәм эш барышында катнашу өчен ничә кешене калдыралар?
- Сайлап алган вакытта чикләнмәгән сандагы кеше катнаша ала. Барысы да каралачак эшнең никадәр катлаулы булуына, каралу срогына, эпизодлар санына, ничә гаепләнүче булуына бәйле. Узган еллардагы тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: кандидат буларак чакырылган кешеләрнең 8-12 проценты гына присяжный утырышчы булып килә.
Коллегияне фәкать ябык суд утырышында гына оештырыла. Бары тик суд эшчәнлегендә катнашучы яклар һәм кандидатлар үзләре генә була.
Әгәр район яки шәһәр судында булса, присяжныйларның төп составына алты кеше һәм запас кешеләр алалар. Запастагылар икедән дә әз булмаска тиеш. Әгәр дә субъект суды, ягъни Татарстан Республикасының Югары суды булса, төп составка сигез кеше һәм икедән дә әз булмаган запас кеше алына. Ләкин запас кешеләрнең саны рәис карарына бәйле. Эш катлаулырак булган саен запас присяжный утырышчылар күбрәк була.
- Запас присяжныйларның роле нинди?
- Запас присяжныйлар башкалар белән беррәттән суд утырышында катнаша. Коллегиянең төп составына керүче присяжный утырышчылар кебек үк дәлилләрне тикшерүдә катнаша. Әмма алар хөкем карары чыгаруда катнашмый.
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр белән төп присяжный утырышчы эш барышыннан төшеп кала икән, аның урынын запас присяжный ала. Шуңа күрә запас присяжныйга суд утырышында катнашу һәм үзен алыштырганчы нәрсәләр булганын белү мөһим. Юкса, хөкем карарын законсыз дип табачаклар һәм гамәлдән чыгарачаклар.
- Нинди сәбәпләр аркасында присяжныйны процесста катнашудан читләштерергә мөмкиннәр?
- Присяжныйларны читләштерүнең өч төре бар: кире кагу, чыгару һәм алмаштыру. Кире кагу судьяны читләштергәндәге кебек үк, шәхси кызыксынуы, туганлык элемтәләре ачыкланган вакытта башкарыла. Үзләренә йөкләнгән бурычларны бозганда присяжныйларны чыгаралар.
Мәсәлән, суд эшен караганда присяжный утырышчының үзенә нинди дә булса дәлилләр эзләү тыела. Килеп чыккан хәлне бәяләү, яхшырак аңлау өчен присяжный утырышчыларның мөстәкыйль рәвештә фаҗига урынына барган очраклары да булды. Һәм мондый присяжныйларны коллегиядән төшереп калдыралар иде.
Шулай ук авыру яки башка нигезле сәбәп аркасында судка килә алмаган присяжныйны алмаштырырга мөмкиннәр.
- Присяжныйлар нәрсә өчен җаваплы?
- Алар нигезсез сәбәпләр аркасында судка килмәгән өчен җаваплы. Моның өчен 2,5 мең сум штраф каралган. Әмма минем эш практикасында мондый очраклар булмады.
Без присяжныйларның гаепләнүчеләр белән аралашмавын һәм бу хәлләр турында башкалар белән фикер алышмавын сорыйбыз. Әмма мондый мизгелләрне күз уңында тоту авыр. Суд практикасында шундый очрак та булды: аклау турында карар чыгарганнан соң присяжныйлар коллегиясен һәм гаепләнүчеләрне бергә ресторанда утырганы ачыкланган иде. Әлбәттә, хөкем карарын шундук гамәлдән чыгардылар.
- Судка чакырылганнар процесста катнашудан баш тарта аламы?
- Алар үзләрен чыгаруны сорап гариза яза ала. Мәсәлән, бу дин әһелләре, адвокатлар, судьялар, прокурорлар, шәхси сак агентлыгы, көч структурасы хезмәткәрләре булырга мөмкин. Алар әлеге вазифада эшләүче яки эштән алынуларына биш ел узмаган кешеләр була ала. Шулай ук 65 яшьтән өлкәннәр, балаларына 3 яшь тулмаган хатын-кызлар баш тарта ала.
Баш тартуның төрле формалары бар. Болар эштәге мәшгульлек белән дә, сәламәтлек белән дә бәйле булырга мөмкин. Вариантлар бик күп һәм алар барысы да суд утырышында карала.
Монннан тыш, процесста катнашучылар присяжный утырышчыларга дәлилләнгән баш тарту турында да белдерә ала. Сайлап алган вакытта кандидатларга төрле сораулар бирәләр. Мәсәлән, каралачак эш корал куллану белән бәйле икән, булачак присяжныйлардан корал саклау белән бәйле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылмаганнармы икәнен сорарга мөмкиннәр. Ягъни, сораулар каралачак эшнең шартларына якын сораулар булырга тиеш.
Бөтен сораулар да каралып беткәч, алар дәлилле баш тартуны әйтәләр. Язмача рәвештә присяжныйның номерын һәм сәбәбен күрсәтәләр. Шуннан соң судья карар кабул итә. Ул әлеге таләпне хупларга, исемлектән кемнедер төшөреп калдырырга, шулай ук хуплаудан баш тартырга мөмкин.
Алдагы этап – дәлилсез баш тарту. Монда гаепләүче һәм яклаучы яклар сәбәбен аңлатмыйча гына исемлектән берәр кешене төшереп калдыра ала. Баш тартнуы мәҗбүри рәвештә канәгатьләндерергә тиешләр.
- Присяжныйларны икенче тапкыр сайлап алырга туры килгәне булдымы?
- Әйе, читләтү һәм баш тарту аркасында присяжныйларның саны җитәрлек булмаган очраклар була. Шуңа күрә без күбрәк кандидатлар чакырырга тырышабыз.
- Присяжныйлар хезмәт хакы аламы?
- Әлбәттә. Моңа бик күп чыгымнар тотыла. Присяжныйлар суды – бик кыйммәтле суд. Бик кыйммәт. Гаепләнүчеләре күп булган бер суд көне дәүләткә якынча 40 мең сумга төшкәнен санап чыгарган идек.
Присяжный утырышчыга суд процессында катнашкан һәр көн өчен судья окладының яртысыннан да аз булмаган күләмдә акча түләнә.
Әгәр кешенең башка эш урынында хезмәт хакы күбрәк икән, присяжный буларак суд утырышында катнашкан өчен түләнгән акча аның уртача хезмәт хакы күләменә кадәр арта.
- Присяжныйлар катнашында суд ничек уза? Монда нинди үзенчәлекләр бар?
- Присяжныйлар суды эшне берничә этапка бүлеп карый. Барысы да гаепләнүченең эшен присяжныйлар суды карау турындагы ходатайствоны хуплаудан башлана. Соңыннан присяжный утырышчылар сайлана.
Присяжныйларны сайлаганнан соң без суд тикшереүен башлыйбыз. Анда присяжный утырышчылар дәлилләрне тикшерә. Бу дәлилләр гаепләүче һәм яклаучы якларга тәкъдим ителә.
Бары тик гаепләнүчегә белдерелгән, турыдан-туры гаепләү белән бәйле дәлилләр генә тикшерелә. Тикшерүне алып бару процессы каралмый. Шулай ук процессның барышы, беренчел тикшерү вакытында булган җәза билгеләү, ниндидер версияләр белән бәйле процессуаль документлар да өйрәнелми.
Әгәр тикшерү белән бәйле түгел икән, гаепләнүче шәхесе дә тикшерелми. Элек хөкемгә тартылган булуы, гаилә хәле, балалары, авырулары, туганнары һәм башкалар турында присяжныйлар белергә тиеш түгел. Присяжныйларга гаепләнүченең яхшы яки начар кеше булуы турында мәгълүмат барып җитәргә тиеш түгел.
Присяжныйлар бары тик билгеле бер сорауларга гына җавап бирә. Мәсәлән, ниндидер вакыйга булганмы, кешенең моңа катышы бармы. Алар әлеге сораулар чигеннән чыкмый.
Шуңа күрә рәислек итүче һәрвакыт бу юнәлештә эшли. Гаепләүче һәм яклаучы яклар кайвакыт әлеге кысалардан чыга. Шул вакытта без туктатабыз, нәрсә әйтергә, нинди сораулар бирергә яраганын, ярамаганын аңлатабыз. Рәислек итүченең бу вазифасы Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексында язылган.
Һәм мин рәислек итүче буларак якларның процессуаль закон таләпләрен саклауны күзәтергә тиеш. Шулай да хокук бозулар була, мин сөйләүче якны бүлдерәм һәм присяжныйларга “Хөрмәтле присяжныйлар, әле генә әйтелгәннәрне игътибарга алмавыгызны сорыйм, чөнки бу безнең компетенциягә карамый”, - дип мөрәҗәгать итәм.
Ләкин кайвакыт без присяжныйларга ирештерергә тиешле хәлләр килеп чыга. Чөнки бу дәлилләү предметына кагыла.
Бик нечкә мизгелләр бар. Әгәр присяжныйларга нинди дә булса мәгълүматны әйтеп бетермәсәң, бу да закон бозу булып санала. Шуңа күрә эш барышына бик дикъкатьле булырга кирәк.
Алдагы этап – фикер алышу. Гадәти судтагы кебек үк прокурор һәм адвокат чыгыш ясый. Әмма монда искәрмәләр бар. Алар присяжныйлар белән тикшерелмәгән шартлар турында сөйләргә тиеш түгелләр. Шулай ук дәлилләр табу, гаепләнүчеләр һәм зыян күрүчеләр шәхесе белән бәйле мәгълүматларга кагылмаска тиеш.
Фикер алышудан соң гаепләнүче соңгы сүзе белән присяжныйларга мөрәҗәгать итә. Шуннан соң рәислек итүче тәнәфес ясый һәм хөкем ителүчегә белдерелгән гаеп һәм якларның карашын исәпкә алып сорау бите проектын әзерли.
Башта сорау бите бары тик гаепләүче һәм яклаучы якларга гына бирелә. Алар төзәтмәләр кертергә хокуклы. Шуннан соң рәислек итүче судья искәрмәләрне җыя, киңәшмәләр бүлмәсенә чыга һәм кертелгән төзәтмәләр нигезендә сорау бите төзи, аны присяжныйларга тапшыра. Присяжныйлар киңәшмәләр бүлмәсенә җыела һәм үз карарларын чыгара. Хөкем карары чыгаруда төп составка керүче присяжныйлар гына катнаша.
Сорау битен тутырылгач, судья аларда каршылыклы җаваплар булмавын тикшерә. Әгәр алар юк икән, карарны игълан итәр өчен сорау битен старшинага тапшыра.
- Бу биттә нинди сораулар була?
- Гаепләүнең һәр эпизодына дүрт сорау куела. Мәсәлән, бу хәлнең булуы исбатланганмы? Гаепләнүченең бу эшкә катышы бармы, аның гаепле булуы дәлилләнгәнме һәм ул мәрхәмәтле мөнәсәбәткә лаекмы?
- Хөкем карары чыгару ничек башкарыла?
- Хөкем карарын старшина укый. Кеше гаепсез дип табылса аны шунда ук азат итәләр.
Шуның белән присяжныйлар үз эшләрен тәмамлый. Алга таба присяжный утырышчылардан тыш кына суд тикшерүе башлана. Монда инде шәхесне тасвирлый торган сораулар, граждан исклары, процессуаль чыгымнар карала. Чыгарылган хөкем карарының дөреслеге тикшерелми. Һәм гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип табыла икән, аңа җәза билгеләнә.
- Иң озакка сузылган присяжныйлар судын хәтерлисезме?
- Чаллының “Боксеры” җинаятьчел төркеме эше ике елга якын сузылды. Үзем караган эшләрдән, бу “Жилка” оештырылган җинаятьчел төркеме, аны карау ел ярым барды. Ваххабитлар эше дә озакка сузылды. Җәлеп ителгән затлар, эпизодлар саны күбрәк булган саен, процесс озаграк бара.
Шаһитләр китерү, дәлилләр тәкъдим итү һәм башкалар буенча да еш кына сораулар туа. Хокукый нигилизм бик алга киткән – кешеләр судка килергә теләми. Хәтта шаһитләрне Россиянең башка төбәкләреннән мәҗбүри чакырып китерергә дә туры килә.
- Гаепләнүче эшен присяжныйлар суды каравын тели икән, аның гозерен кире кагарга ярыймы? Бу нинди очракларда мөмкин?
- Гомуми кагыйдә буенча баш тартырга ярамый. Чөнки бу һәр гражданинның конституцион хокукы. Ул гаепләнгән маддәләр присяжныйлар судына карамаган очракта гына аңа каршы килә алалар. Мәсәлән, бу караклык, талау, машиналар урлау һәм башкалар.
Иң мөһиме ходатайство бирү тәртибе сакланырга тиеш. Ул беренчел тикшерү бетеп, барлык катнашучылар җинаять эше материаллары белән танышканнан соң, эшне тыңлау карары чыгу көненә кадәр бирелергә тиеш. Әгәр ходатайство бу датага кадәр килми икән, судья җинаять эшен аерым карау турында карар чыгара.
- Югары судта скинхедлар эш карала. Алар Чад Республикасыннан килгән кара тәнле студентны үтерүдә гаепләнә. Интернетта петиция барлыкка килде. Аның авторы присяжныйлар катнашындагы судны туктатуны таләп итә. Чөнки гаепләнүчеләрнең “халык судын” кызгандыра алырга мөмкин дип борчыла. Петициягә кул куеп кына присяжныйлар судын туктатып буламы?
- Юк, әлбәттә. Федераль закон бар, аның буенча без аерым шартларда эшне присяжныйлар судында карарга мәҗбүр. Петицияләр, өндәмәләр, демонстрацияләр федераль закон тарафыннан эшне присяжныйлар судында карау-карамауны хәл итү өчен нигез булып тормый. Присяжныйлар судын туктату өчен петицияләрнең бер мәгънәсе дә юк. Суд федераль законны һәм гаепләнүченең эшне присяжныйлар судында карау теләген белдергән ходатайствоны гына игътибарга ала.
- Ничек уйлыйсыз, гаепләнүчеләр присяжныйларда кызгандыру хисләре уятырга мөмкинме?
- Бу сорауны шәрехли алмыйм, чөнки мин профессиональ судья. “Кызгандыру” сүзе бик индивидуаль, ниндидер гамәлләрне кабул итүче кешегә карата әйтелә. Бу гамәлләр кемдәдер кызгану, ә кемдәдер киресенчә ачу уятырга мөмкин.
Мин хөкем карары буенча гына гаепләнүченең присяжныйларны кызгандырганмы юкмы икәнен әйтә алмыйм. Без присяжныйларның фикер сөрешен белмибез. Аларның ни өчен шулай хәл итүләрен сорарга безнең хакыбыз юк. Киңәшмәләр бүлмәсендә нәрсә булу безнең өчен табу. Андагы хәлләр бернинди шартларда да, беркемгә дә да фаш ителергә тиеш түгел.
Гаепләнүченең присяжныйларны жәлләтүе турында мәрхәмәтлек күрсәтүгә лаек дип табылган карар буенча гына фикер йөртеп була.
- Мондый карар нинди мәгънәгә ия?
- Әгәр присяжныйлар гаепләнүче кеше мәрхәмәтле мөнәсәбәткә лаек дип тапса, Россия Җинаять кодексында каралган җәза максималь срокның өчтән ике өлешеннән дә күбрәк билгеләнергә тиеш түгел.