Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем секс вакытында үләргә мөмкин?

news_top_970_100
Кем секс вакытында үләргә мөмкин?
Михаил Захаров, архив

Психолог секс вакытында үлү ихтималы булган кешеләрне атаган. Бу турыда Лайф яза.

Йөрәк, кан тамырлары авырулары белән чирләүче кешеләр өчен секс вакытында үлеп китү куркынычы башкаларга караганда күбрәк була. Бу турыда Сексуаль белем бирү үзәге психолог-сексологы Россияна Лучкина сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, кешеләрнең күбесе курыкмыйча интим якынлык кыла һәм ләззәт ала ала. Чөнки бу – кеше үлеменең киң таралган сәбәбе түгел. Ләкин актив физик йөкләнеш ярамаган кешеләр куркыныч төркеменә керә.

«Секс – актив эшчәнлек, ул кан басымын, йөрәк тибешен арттыра, зур физик йөкләмә китереп чыгара. Әгәр организм мондый йөкләнешкә әзер булмаса, йөрәк ритмы бозылу, гипертония рәвешендәге нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин. Ләкин интим якынлык вакытында үлем сәбәпләренең еш очрый торганы – кан әйләнеше кисәк кенә тукталу һәм аорта ертылу», – ди ул.

Белгеч сүзләренчә, инфаркттан соң ук секс белән шөгыльләнми тору хәерле. Хастаханәдән чыккач, табиб рөхсәт иткәнче, гыйшык уеннарын уйнамый торырга кирәк. Эксперт ассызыклаганча, интим якынлыкка абсолют тыю булмаса, хәтта йөрәк-кан тамырлары авырулары булса да, секстан баш тартырга кирәкми. Бу очракта тыныч ритм, оптималь позалар сайларга, ял итеп, сулышны тигезләп алырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100