news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кем шалтырата да трубканы ыргыта?

news_top

Телефонга шалтыраталар да берничә секундтан ук өзәләр – бу мошенниклар схемасының бер төре. РИА «Новости» шул хакта яза.

Белгеч Елена Максимова сүзләренчә, моның өчен махсус программалар бар. Алар секундлар эчендә меңнәрчә номерны эшкәртә. Төп максат – абонентны кире шалтыраттыруга ирешү. Шулай итеп кешенең активмы икәнен ачыклыйлар.

«Бу – җинаятьчеләргә киләчәктә һөҗүм итәр өчен «исән» номерларны танырга ярдәм итә. Аннары аларга реклама, фишинг, шәхси мәгълүматны алу өчен шалтыратулар килә башлый», – ди Максимова.

Аеруча куркынычы – түләүле номерлар, алар 8-800 яки 900 саннарына башлана. Бу номерларга шалтырату югары ставка буенча бәяләнә. Элемтә операторлары бу турыда кисәтергә тиеш, ләкин күпләр мондый хәбәрләргә карамый.

Шуңа күрә таныш булмаган номерларга кире шалтыратырга ашыкмагыз, башта тикшерегез, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар