Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем карактыр...

Әлмәт театрының «Ат карагы» спектакленә язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева фикере

news_top_970_100
Кем карактыр...
фото: Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

«Мөхәммәт тау янына бармаса, тау үзе аның янына килә», – дисәм, ялгыш аңламассыз... Премьера чыкканнан бирле, Әлмәт театрына барып, «Ат карагы»н карап кайтырга әй җыендык, әй җыендык... Җитешә алмый йөргәндә, мең шөкер, үзләре Чаллыга килделәр.

Кичә Әлмәт театры «Мастеровые» театры залында сәхнә тотты. «Сәхнә тотты» димме, «җанны тетрәттеләр» димме... Ике талантлы шәхес – драматург Туфан Миңнуллин һәм режиссер Айдар Җаббаровның, театр труппасының тамашачыларга җиткергән һәр сүзендә, һәр ишарәсендә – тормышның аяусыз чынбарлыгы. Кеше дигән затның җан асылы ачылышы. Бүгенгебезгә үткәннәр аша бәя. Һәм... «нигә», «нигә», «ни өчен» дигән җавапсыз сораулар.

Спектакльгә барганда Туфан абыйның пьесасын кабат укып чыгарга теләгән идем, кире уйладым. Режиссер тарафыннан үзгәрешләр кертелүеннән хәбәрдар идем, чагыштырып, үз-үзем белән бәхәсләшеп утырмас өчен, шуларны кабул итәргә әзер булып бардым.

Спектакльнең уңышын 1-2 сүз белән дә җиткерә алам: зал тамашаның башыннан ахырына кадәр сулышсыз утырды. Ат карагы дигәч, шунда ук мәшһүр Шәкүр карак исеме тел очына килә – төп герой Сибгатьнең (Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйповның бик уңышлы роле!) прототибы ул.

Ат караклары бандасы, байларның «елтыр тунлы» атларын урлап, аларны хәерчеләргә таратып көн күрә... Акларга була, гаепләргә була, бәхәсләшергә була – ничек кенә булмасын, кеше әйберенә кул сузу турында сүз бара. Караклык турында! Хәер, әйбергә кул сузу гына караклык дип аталамы?..

Спектакльнең икенче өлешендә революция, аклар-кызыллар сугышы турындагы фәлсәфә бу төшенчәне тирәнәйткәннән-тирәнәйтә. Монда инде ат, чүпрәк урлау гына түгел... Кешенең җанын! Гомерен! Язмышын! Хисләрен! Кешелеклеген... урлау. Символларны һәркем үзенчә укырга хаклы: мин үзем кара тәгәрмәчләрне тегеләй дә, болай да шәрехләп утырдым. Кара янган, көлгә әйләнгән, атылган, асылган, туракланган гәүдәләр өстендә төзелгән яңа җәмгыятьнең нигез ташлары булып та тоелды ул тәгәрмәчләр. Дүңгәләк урынына тәгәрәгән язмышлар булып та... Өч тиенлек тә кадере булмаган җаннар дип тә карадым... Ә атлар! Революциягә кадәр каракларның күзен кыздырып торган, мул тормышта яшәгәнлеге горур гәүдәсенә ташып чыккан ат сыны! Һәм... совет хөкүмәте төзелгәннән соң калак сөякләре тырпаеп чыккан, башы аска иелгән, үшән кыяфәткә кергән мескен алаша сыны... Эш аты. Шушы яңа хөкүмәт өчен кара таңнан кояш батканчыга кадәр бөкресен чыгарып бил бөккән... атлармы, кешеләрме?..

2-3 җөмлә язарга җыенган җиремнән мәкалә яза башлаганмын, ачуланмагыз. Берәүне дә битараф калдырмый торган, Әлмәт театры репертуарына янә дә алтын хәрефләр белән язылырга хаклы тагын бер затлы, актуаль, кыю спектакль!

Элегрәк хатын-кызлардан гына торган бер спектакль караганым бар иде, ямен дә, тәмен дә тапмыйча, буш күңел белән кайтканымны аермачык хәтерлим. «Ат карагы»нда гел ир-егетләр генә уйный! Гаҗәеп көчле энергетика, аларның җырында, биюендә, һәр репликасында бәгырьне чеметеп ала торган көч чагыла. Талантлылар, афәрин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100