Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем гаепле? (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Раил берничә ел элек аерылды. Гаиләсеннән киткәч тә, икенче хатын-кыз белән очрашып йөрде, аннан бергә яши башладылар. Ә берничә елдан соң, язылышып, ир белән хатын будылар. Элекке хатыныннан уртак фатирларын саткан акчаның яртысын алды да үзенә яңа фатир сатып алды. Элекке хатыны белән балаларының кайда, ничек яшәве белән бервакытта да кызыксынмады. Ул үзеннән канәгать иде, янәсе бик тиз генә һәм уңышлы гына яңа гаилә кора алды.

Яңа хатыны Регинаның беренче иреннән туган улы бар. Раян аның балалары белән бер яшьтә. Башта Раил малай белән ярыйсы гына әйбәт аралашты, әмма, тора-бара, ул аның ачуын чыгара башлады. Теләсә дә, теләмәсә дә, Раянны үз балалары белән чагыштырды һәм үз балаларының бөтен яклап та яхшырак булганын аңлады. Ул үз балалары турында ешрак уйлана башлады, әмма бу хакта беркемгә дә әйтергә кыймады. Моны ниндидер көчсезлек дип санады. Ә ул бит – ир-ат, ул көчле. Бары тик хатыны Регина өйдә булмаганда гына балаларының, элекке гаиләсенең фотосурәтләрен алып карады. Кайчандыр алар бәхетле иде бит. Ә соңыннан барысы да чәлпәрәмә килде. Әлбәттә инде, бу хәлләргә Раил элекке хатынын гаепләде. Әмма үз-үзеңне алдау кыен шул. Раил начар ир һәм начар әти булды. Өйгә кайтмаган вакытлары күп булды, балаларын бар дип тә белмәде, алар белән шөгыльләнмәде. Хатынына кул да күтәрде.

«Шулай тиеш, ул моңа лаек», – дип уйлый иде Раил.

Гаилә тормышы барып чыкмады аларның. Әмма хәзер, яңа гаиләсендә бәхетлеме соң ул? Кулын йөрәгенә куеп әйтә ала – юк, бәхетле түгел. Ул Раян Регинаның әнисендә яшәсен, дип кыстады, өстәвенә, ул бала-чага да түгел, үз-үзен генә карый алырлык яшьтә. Беренче вакытларда аларның барысы да искиткеч булды. Ә соңыннан Раил үз балаларын сагына, юксына башлады. Балалары җитми иде аңа. Әмма эчтән өзгәләнсә дә, ир балалары белән аралашмады. Нәрсә өчен икәнен үзе дә аңлый алмады. Күрәсең, үз хисләрен белдерүдән, гаиләсен саклап кала алмаганга үкенүдән курыккандыр.

Һәм шул вакытта Раил тулысынча диярлек эшкә бирелде. Эшендә үзен бәхетле тойды ул. Ә өендә генә бер дә бәхетле түгел иде... Регина – бик яхшы хуҗабикә, иренә ярарга тырышты. Әмма хатынының болай кылануы ирнең ачуын гына китерде.

Һәм берсендә түзмәде, улына шалтыратты, очрашыйк, диде. Раил чыннан да улын да, кызын да бик сагынган иде. Элекке өе янындагы пиццерийда очрашырга килештеләр.

Балалар әтиләренең мондый теләгенә бик аптырады, чөнки ничә еллар дәвамында ул аралашырга бер теләк тә белдермәде бит. Һәм менә сиңа мә! Балалар әниләре белән киңәште.

«Ул – сезнең әтиегез, аралашыгыз», – диде зирәк хатын.

Әмма очрашу Раил хыялланганча булмады. Ул балалары алдында үзенең уңышлары белән мактанырга тотынды, балаларының хәле, тормышы турында кызыксынмады. Хәтта ниндидер дорфа сүз әйтеп, кызын үпкәләтте дә. Раил нигә болай кыланганын үзе дә аңламады. Балалары үпкәләп китте. Алар әтиләренең ни өчен күрешергә теләвен аңлый алмады, ә дорфалыгы бөтенләй аптырашта калдырды. Кызы аның белән башка беркайчан да аралашмаска булды. Ничә еллар белмичә, күрмичә яшәде дә, әллә кайдан килеп чыгып, үзен хайваннарча тотты.

Улы ул кадәр катгый булмаса да, шулай да очрашудан канәгать калмады.

Раил исә бу борчуын аракы белән басарга теләде: бернәрсә дә ул теләгәнчә килеп чыкмады. Әлбәттә инде, үзен түгел, ә балаларын гаепләде. Алар үзләрен шундук әллә ничек тиешсез тотты, дип уйлады әти кеше.

Раил өенә соң гына кайтты һәм беренче мәртәбә Регина белән ачуланышты. Хәзер хатыны аның ачуын китерә иде.

Раил гел балалары турында уйланды, улы һәм кызы белән үзе арасында җылылык юклыгын һәм була да алмаячагын аңлады. Барысына да элекке хатынын гаепләде, балаларны миңа каршы ул котырта, дип санады. Ә Раил үзе балалары белән якынаер өчен, кызыннан гафу үтенер өчен кыл да кыймылдатмады. Кызы үзе гаебен танырга, гафу үтенергә тиеш, дип санады...

Шуннан соң Раил балалары белән очрашмады, аларга шалтыратмады.

Берничә ел узгач, Раил танышларыннан улының өйләнгәнен һәм оныгы туганын ишетте.

Туйга чакырмауларына җен ачуы чыкты ирнең. Элеккечә, үзеннән кала башка бөтен кешене гаепләде.

Тагын бер ел узды. Раил улына шалтыратты һәм оныгы белән танышырга теләвен әйтте.

Ни гаҗәп, улы ризалашты. Әтисе белән очрашуга баласын да алып килде. Ә Раил балага бүләк алырга да уйламаган иде. Ул оныгына карады, истәлеккә дип, аның белән фотога төште. Әмма очрашу ничектер җайсыз килеп чыкты, сүз дә ялганып китә алмады. Хәер, ата белән улның сөйләшер сүзе дә юк иде. Раил эшендәге уңышлары белән мактанырга теләп карады, әмма улына бу – бер дә кызык түгел иде ахрысы. Ярты сәгать ык-мык сөйләшкәннән соң, алар хушлашты.

Раил оныгы белән төшкән фотоны социаль челтәргә куйды. Фото астына шундук сокланулы язулар яза башладылар, Раилне оныгы туу белән котладылар.

Бер елдан соң Раил кабат улы һәм оныгы белән очрашты, истәлеккә дип, тагын фото ясады. Бу юлы улы балага ичмасам бер уенчык булса да алып килмәгән өчен әтисен шелтәләп алды. Шунда алар балалар кибетенә керде, һәм оныгы бүләкне үзе сайлап алды.

Оныгы белән төшкән яңа фото шундук Интернетка куелды. Һәм тагын әллә никадәр комментарий... Улына әтисенең болай кылануы ошамады, әлбәттә, әмма каршы бернәрсә дә әйтмәде.

Әллә нигә бер булса да алар очрашып тора, һәм Раил истәлеккә дип фотосурәтләр ясый.

Хәзер ул социаль челтәрдә үзе уйлап чыгарган тормышта яши, андагы дусларына тормышының искиткеч булуы турында сөйли. Әмма гаилә тормышында бернәрсә дә барып чыга алмавына күңелен үкенеч корты кимерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100