Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем гаепле: акчасын алып, җырчыга ошамаган клип төшергән "Барс Медиа"мы, әллә камера каршында бии белмәгән Айдар Рәкыйповмы?

2017 елның 15 сентябрендә "Барс Медиа" белән килешү төзедек. Акчасын вакытында түләдем. Ике көн үткәч, эшне башлап җибәрдек. Килешү буенча алар миңа клипны 30 көн эчендә, ягъни 1 айдан соң әзерләп тапшырырга тиешләр иде. Бер ай көттем, ике ай, өч... әле дә көтәм. Алар миннән тизрәк котылу өчен өч тиенлек клип җибәрәләр. Алар җибәргән клипның сыйфаты миңа ошамый. Әзер клип һаман юк. Документаль рәвештә клипны кайчан кулыма тапшырырлар, билгесез, дип сөйләде яшь җырчы Айдар Рәкыйпов Интертатка.

news_top_970_100
Кем гаепле: акчасын алып, җырчыга ошамаган клип төшергән "Барс Медиа"мы, әллә камера каршында бии белмәгән Айдар Рәкыйповмы?
- Айдар, Барс-Медиа компаниясенә нинди дәгъваларың бар?

- Башкортостандагы дусларым Алмаз һәм Айдар Юнысовларның сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән "Син, син, син" җырына клип төшерергә дип "Барс Медиа" компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Теләк-фикерләремне җиткердем һәм клипны "Казан Арена"да төшерергә теләвемне әйттем. Андый мөмкинлек бармы? - дип сорадым. "Казан Арена"га керү безгә бернинди дә кыенлык тудырмый" - дип, барлык теләкләремне җиренә җиткереп үтәргә вәгъдә бирделәр. Шуннан соң, 2017 елның 15 сентябрендә Барс Медиа компаниясе белән килешү төзедек. Акчасын вакытында түләдем. Ике көн үткәч, эшне башлап җибәрдек. Килешү буенча, алар миңа клипны 30 көн эчендә, ягъни 1 айдан соң әзерләп тапшырырга тиешләр иде. Бер ай көттем, ике ай, өч... әле дә көтәм. Алар җибәргән клипның сыйфаты миңа ошамый. Әзер клип һаман юк. Документаль рәвештә клипны кайчан кулыма тапшырырлар, билгесез. (Белүебезчә, клип акт белән тапшырылмаган - ИТ).

- Сер булмаса әйт әле, ничә сум түләдең?

- Килешү буенча 65 мең сум. Биючеләр, костюмнар белән клипка 80 мең сумнан артык акча китте. "Акчасын вакытында түләдем бит, нигә минем клипны эшләмисез?" - дип шалтыраткач, миңа: - "65000 күп акча мени инде ул?" - диләр көлемсерәп. Алар өчен күп түгелдер, минем өчен күп. Вакыт узган саен, клип төшерүчеләргә миннән акча гына кирәк булды ахры, дип уйлый башладым. Чөнки акча түләгәнче алар минем бөтен фикерләрем белән дә килештеләр, барысын да нәкъ мин теләгәнчә итеп эшләргә вәгъдә бирделәр. Акча түләгәннән соң биргән вәгъдәләре онытылды, башкача сөйләшә башладылар. 

- Ни өчен "Барс-Медиа" компаниясен сайладың?

- Клип төшерер алдыннан күп җырчылар белән киңәшләштем. Бу оешма белән эшләмә дип әйтүчеләр булды. Тик телевидениедән көне-төне реклама әйләндергәч, клип төшерү ягыннан "Барс Медиа" чын профессионаллар гына эшли торган ышанычлы компания дип уйлаган идем. Шуңа таянып, аларга мөрәҗәгать иттем. 

- Алар синең белән элемтәдә торамы? Клип кайчан әзер була диләр?

- Үзләренең шалтыратканы юк. Үзем шалтыратам, эш ничек бара, кайчан әзер була, дип гел сорап торам. Фәлән көнгә әзер була, диләр дә югалалар, сузалар. 

- Клипның һаман әзер булмавын нәрсә дип аңлаталар?

- Клипны ике көн төшердек. Имеш, беренче көнне бер төрле, икенче көнне башка төрле камера булган. Шуңа күрә кадрларның сыйфатына зыян килгән. Кайсы җирдә экранга яңгыр тамчысы тамган, кайдадыр җил искән дигәндәй. Гаепне үзләреннән түгел, читтән эзлиләр. Гафу итегез, мин бит аларның камераларыннан яңгыр тамчысын сөртеп йөрергә тиеш түгел. Төшергәндә нәрсә караганнар соң? Үз эшенең остасы булган кеше мондый вак-төяк аркасында проблема чыгармый. Алар тарафыннан бу бер дә профессиональ алым түгел!

- Сиңа мораль зыян китергән өчен "Барс Медиа" компаниясеннән нинди компенсация сорыйсың?

- Әлегә бу турыда уйлаганым юк иде. Килешү буенча клип 2017 елның 15 октябрендә әзер булырга тиеш иде. Хәзер 2018 елның июле узып бара. "Клип әзер булганнан соң, Барс Медиа компаниясе аны үзләренең TMTV каналында 9 ай буе бушка әйләндерсеннәр" - дип киңәш бирә дусларым...

"Барс Медиа": Ул бии белми


Айдар Рәкыйповны тыңлаганнан соң, түбәндәге сорауларга җавап алу һәм әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән "Барс Медиа" директорлар Советы рәисе Гәрәев Марат Мәүлет улына мөрәҗәгать иттек. "Барс Медиа" матбугат хезмәтеннән килгән җавапларын тәкъдим итәбез. 

- Ни сәбәпле мондый аңлашылмаучанлык килеп чыкты?

- Безнең тарафтан барлык шартлар да үтәлде. Төшерү командасы куйган таләпләрне, теләк-киңәшләрне Айдар Ракипов тиешенчә, үз вакытында үтәмәде. (Без моны фото, видео материаллар белән дәлилли алабыз). Съемкалар башында җырчы безгә хореографик сәләтләре бар дип белдерде, ә чынлыкта исә артист съемка вакытында үзен камера каршында тота да, бии дә алмады, бу үз чиратында безнең бик күп вакытыбызны алды. Элементар бию хәрәкәтләре җырчы тарафыннан беренче тапкырдан ук килеп чыкмады. Шуның аркасында клипны монтажлаган вакытта четерекле эш алып барылды: кирәкле кадрлар озак сайланды.

Без аңлыйбыз, бар җырчылар да бию сәләтенә ия түгел, ләкин клипның режурассын сөйләшкән вакытта без Рәкыйпов әйткән сүзләргә таянып эш иттек. Һәм әлбәттә, биючеләр белән берлектә башкарып чыга алыр дип уйладык. Кызганычка каршы, алай булып чыкмады. Нәтиҗә буларак клип тиешенчә вакыттан соңгарак калып тапшырылды.

- Айдар Рәкыйповка әзер клип кайчан тапшырылачак?

- Сөйләшенгән вакытта 2017 елның октябрь аенда А.Ракиповка клип тапшырылды. Алай гына да түгел, аның үтенече буенча команда А.Ракипов белән берлектә 2 тапкыр клипны "сүтеп-җыйды". Бер көнне үзе сайлап алган кадрлар, икенче көнне аңа кабат ошамый башладылар. Видеоматериал барлыгы 5 мәртәбә монтажланды.

- Айдар Рәкыйпов белән элемтәгә кереп, проблеманы үзара килешеп хәл итү юнәлешендә эш барамы?

- Әлеге ситуациядән чыгу юлы буларак һәрдаим җырчы белән аралашып тордык. Уртак фикергә килер өчен аның уй-теләкләрен, тәкъдимнәренә колак салдык.

- Айдар Рәкыйповның үзенә мораль зыян китергән өчен "Барс Медиа" компаниясеннән компенсация соравы урынлы дип уйлыйсызмы? Ул клип әзер булганнан соң, компенсация буларак TMTV каналында 9 ай буе бушка ротациягә куюны сорый.

- Башта ротация турындагы сорауга җавап бирәсем килә: клип 2017 елның октябрь аена әзер булды. Ләкин монда башкаручы үзенең сүзләренә каршы килә - ошамаган клипны нигә ММЧга чыгарырга? Әгәр дә ул аны "өч тиенлек" дип атый икән, нинди ротация турында сүз бара ала? Клипның сыйфатына килгәндә: без җитештергән продукт Татарстанның һәм Башкортостанның милли телеканалларының "худ. советларын" уңышлы үтә. Ә чынлыкта клипка бәяне бары тик тамашачы һәм вакыт кына бирә ала.
А.Ракиповның үзенә мораль зыян китергән өчен компенсация соравына җавап кайтарасым килә: Ә безнең компаниягә китерелгән репутацион зыян белән нишләргә?

- Башка җырчылар белән моңа охшаш конфликтлар булганы бармы?

- 1998 елдан бирле компания даими рәвештә музыкаль клиплар җитештерү белән шөгыльләнә. Әлеге вакыт дәвамында компания йөздән артык видеоклип җитештерде. Кайвакытта заказ бирүче белән җитештерүчеләрнең фикерләре туры килмәскә мөмкин, ләкин һәрвакытта да уртак фикергә килә ала идек. Мондый очрак беренче тапкыр, ләкин без әле дә уртак фикергә килергә әзер, - дип сорауларыбызга җавап кайтарды "TMTV production" җитәкчесе Кадырова Л.Д.

Юрист киңәше: Килешүгә кул куйганчы яхшылап укыгыз, артыгыздан берәү дә кумый!

Бүгенге көндә клип төшерергә алынган өч җырчының берсенә әлеге проблема белән очрашырга туры килә. Зарланулар һәрвакытта да урынлымы соң? Акча түләгәч алданмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үз хокукларыңны ничек яклап чыгарга? Әлеге сорау белән без "Миңнеханов & партнеры" юридик коллегиясе җитәкчесе, юрист Тимур Миңнехановка мөрәҗәгать иттек.



- Клип төшерә башлаганчы заказ бирүче белән башкаручы арасында килешү төзелә. Килешүдә эшнең бәясе, тапшырылу вакыты һәм башкалар тәгаенләнергә тиеш һәм килешү төзегәндә әлеге пунктларга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Чөнки аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан вакытта нәкъ менә шушы килешү төп документ булып санала. 

Мин "ТатМузТВ" һәм Рәкыйпов А.Р. арасында төзелгән килешү белән танышып чыктым. Беренчедән, әлеге килешүнең формасы бик гади ясалган, күп очраклар каралмаган. Биредә башкаручы кеше бурычларын төгәл яисә вакытында үтәмәгән очрак өчен салым санкциясе карарга кирәк иде. Әгәр килешүдә салым санкциясе каралган булса, башкаручы кеше, үзенең җаваплылыгын аңлап, эшне төгәл куелган вакытка әзерләп тапшырырга тырышкан да булыр иде. 

Бу очракта заказ бирүче зыян күргән булса, судка мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, заказ бирүче кеше берәр оешма белән килешү төзеп, шушы клипны ротациягә биреп акча эшләмәкче була, ди. Клип вакытында әзер булмау аркасында ул табыш та ала алмый, чыгымнарын да кире кайтара алмый икән, судка мөрәҗәгать итеп үзенең хокукларын һичшиксез яклап чыга алачак.

Дөресен генә әйткәндә, мондый хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Күпчелек, үзләренең хокукларын белмәү аркасында менә шулай алдана. Киңәшем шул, нинди дә булса килешүгә кул куйганчы, иң беренче юристлар белән киңәшләшеп, килешүгә анализ ясатсагыз иде. Күп дигәндә бер сәгать вакытыгызны югалтачаксыз, әмма үзегезнең хокукларыгызны беләчәксез. Хокукларыңны белгән очракта, үзеңне яклавы да җиңел булачак!

Айдар Ракиповның моңа кадәр төшерелгән клипларының берсенә бәя бирә аласыз.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100