news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кем дип торам» – Данир Сабиров яңа образдагы хатынын танымаган

news_top
«Кем дип торам» – Данир Сабиров яңа образдагы хатынын танымаган
Социаль челтәрләр

Яңа образда төшкән фотоларында Миләүшә Сабированы ире Данир Сабиров танымаган. Миләүшә ялтыравыклы күлмәк кигән, кычкырып торган төсле макияж ясаткан, аның өстенә ак төстәге парик та киеп куйган.

«Кем дип торам! Син икән», – дип язган хатынына Данир Сабиров. «Болай кайтып керсә танымассың да», – дип, җөпләгән аның сүзен бер ханым.

Данирның әнисе Флүзә ханымга исә Миләүшәнең макияжы ошамаган. «Ужас» дип бәяләгән кайнанасы килененең бизәнгән йөз-кыяфәтен.

Виртуаль дуслары гына мактау сүзләрен кызганмаган. Миләүшәнең фотосессиядәге яңа образы турында: «Ваау, менә бу образ ичмасам», «Патшабикә», «Җырчы Наталига охшагансың», «Тач Валерия булгансың», «Чибәргә чикмән дә килешә», – дигән мәгънәдәге комментарийлар яуган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар