Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында сәлам бирүгә тәртибе турында аңлата.
«Сәлам бирүгә салкын карамыйк.
Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кыямәт көне алдыннан үзара таныш булган кешеләр генә сәламләшә торган булыр», – дигән (имам Әхмәд).
Сәлам бирү-кайтару нинди гамәл?
Шуны да белеп тору мөһим: сәлам бирү сөннәт гамәл булса, аңа җавап кайтару – фарыз гамәл. Сәламгә җавап бирмәү яки махсус рәвештә аны кичектерү гөнаһлы гамәл булып тора.
Сәлам ничек әйтелә?
Сәламне кеше ишетелерлек һәм ачык итеп әйтү кирәк. Әгәр берәү кешеләр төркеменә сәлам биреп, бу төркемнән бәләгатькә ирешкән бер кеше сәламгә җавап кайтарса, сәлам кайтару вазифасы аларның барысының да өстеннән төшә. Әгәр инде берәү дә сәламгә җавап кайтармаса, ул җаваплылык алар өстендә кала.
Кем беренче булып сәлам бирергә тиеш?
Тәртип, әдәп буенча:
- кечкенә кеше олы кешегә,
- атка атланган кеше җәяү баручыга,
- басып торучы утырып торучы кешегә,
- әз булган кешеләр төркеме зуррак төркемгә сәлам бирүләре киңәш ителә.
Хәтта шәригать буенча тәкъдим ителгән бу тәртип бозылса да, сәлам бирелгән очракта әлеге сөннәт гамәл үтәлә, һәм сәламгә җавап кайтару тиешле була.
Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр телим! Сәлам бирү дигән күркәм гадәтне онытмыйк. Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!» – дип яза хәзрәт.