Кекс рецепты
Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан кекс рецептын тәкъдим итәбез.
 
                    
                Ингредиентлар: 250 г каймак, 1 стакан җылы сөт, 4 йомырка, 1 чәй калагы тоз, ярты стакан шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә күпертеп, 100 г эретелгән ак май, он.    
  
            Камырны кабартырга, кунага җәеп, кул белән баскаларга, юылган йөзем салып рулет итеп төреп, табага җәеп салырга.
 
            