news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кекс рецепты

news_top

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова тәмле, җиңел генә әзерләнә торган кекс рецепты белән бүлеште.

Кирәк була:

өй температурасындагы 120 г ак май

350 г шикәр комы

210 мл сөт

5 йомырка

110 мл көнбагыш мае

чеметеп кенә тоз

600 г он

15 г разрыхлитель

ванилин (яраткан кешегә)

100 г караҗимеш (йөзем, мәк тә ярый).

Эш барышы:

  1. ак майны шикәр белән болгатырга

2. аерым савытта сөт, йомырка, көнбагыш мае салырга

3. ⁠онга разрыхлитель, ванилин кушарга

4. ⁠ике массаны бергә кушып, башта йомшак кашык (лопатка) белән, аннан миксер белән тугларга

5. ⁠караҗимеш салырга

6. ⁠кекс савытына салып пешереп алырга.

210 градуслы мичтә ярты сәгать пешә.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар