Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кечкенә сеңлесе белән энесе абыйларын туйга көтә» – Украинада һәлак булган Шамил тарихы

Солдатка киткән абыйлары, китәр алдыннан, аларга үзенең туенда бергәләшеп күңел ачарга ышандырып киткән. Тик ике сабый абыйларының бүтән беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячагын белми әле...

news_top_970_100
«Кечкенә сеңлесе белән энесе абыйларын туйга көтә» – Украинада һәлак булган Шамил тарихы
Фото: Максим Бутусов / E1.RU

Шамилнең кечкенә сеңлесе белән энесе абыйларын туйга көтә. Солдатка киткән абыйлары, китәр алдыннан, аларга үзенең туенда бергәләшеп күңел ачарга ышандырып киткән. Тик ике сабый абыйларының бүтән беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячагын белми әле. 27 яшьлек солдат абыйларын ноябрьнең 8ендә җирләгәннәр.

Шамилнең әнисе Надежда да иң олы улының инде бу дөньяда булмавына ышана алмый. Моргтан шалтыратканда да, анда яткан мәетнең татуировкасы сул кулында булганын әйткәннәр. Ә Шамилнеке – уң кулында. Дүрт бала анасы мәетне карарга барганда паспортын да алмый: «Ул булмаска тиеш!»…

Шамил дроннар белән эшләү бүлегендә хезмәт итүен горурланып сөйләгән.

Фото: Максим Бутусов / E1.RU

Свердловск өлкәсенең Белоярск районы егете тыныч тормышта компьютерлар белән «җенләнгән». Телефон, смартфон, компьютерларны сүтеп-җыя алган, программаларны җәһәт кенә көйләгән. Тик туган Совхозный бистәсендә башлы егеткә эш табылмый. 27 яшендә «компьютерный гений» – Шамил Юсупов күрше Грязновск авылы фермасында маллар караган. Мобилизация буенча чакыртып алгач та, дроннар белән эшләү бүлегендә хезмәт итүен горурланып сөйләгән. Очкыч җайланмалар белән идарә итү җанына якын булуын әйткән. Монда эләгүем әйбәт булды, дия торган булган.

Аны хәтта федераль каналлардан да күрсәткәннәр. Журналистларга Шамил беспилотниклар белән идарә итү турында сөйли. Интервью бирүен солдат егет әти-әнисенә дә хәбәр иткән. «Кичтән видео җибәрде. Иртән бөтен каналларда аны күрсәттеләр», –  дип горурланып сөйли ана Е1.ru порталына.

«Бервакытта да зарланмады, анда авыр, дип әйтмәде», – ди ана.

Фото гаиләнең шәхси архивыннан.

Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан Шамил соңгы тапкыр 23 октябрьдә элемтәгә чыккан. Әнисенә видеоэлемтә аша шалтыратып, бар да тәртиптә булуын әйткән. «Бервакытта да зарланмады, анда авыр, дип әйтмәде. Нәрсәдән дә булса куркуын да белдермәде. Ул көнне кәефе шәп иде. Җиңү белән кайтачагын әйтте. Җиңүсез кайта алмыйм, диде», – дип өзгәләнә дүрт баласының иң беренчесен югалткан Надежда Горбушина.

Ана кеше Свердловск өлкәсе журналистлары белән сөйләшкән вакытта «Ник кенә повесткасын барып алдым» дип өзгәләнә. Шамилгә повестканы әбисе йортына китергәннәр. Кичке 5тә чакыру кәгазен ана белән бала өйләренә алып кайтып китә, иртәнге 7дә егетне мәдәният сараеннан автобуска утыртып алып китәләр.

Бер төндә, булдыра алганча, кирәк-ярак җыела. Җыену мәшәкатьләре вакытында да Шамил тыныч була, шаярткалап ала. «Әни, ник елыйсыз инде? Ник елыйсыз? Кайтам, дип әйттем бит инде», – дип ышандыра ул туганнарын.

Елмаеп китте...

Шамил – әнисе һәм үги әтисенең олы баласы. Җәй ахырында гына 19 яшьлек сеңелкәшен кияүгә биргәннәр. Ә беренче сентябрьдә 8 яшьлек сеңлесен мәктәпкә озаткан. Ул кечкенә энесенең балалар бакчасындагы бәйрәменә дә барган. Социаль челтәрләдә бу вакыйгаларның фотолары бар: Шамил елмая, күзләрендә – бәхетле киләчәк тормышына өмет чаткылары.

Махсус операциягә дә елмаеп китә егет. Кайтуга, йөргән кызы белән өйләнешеп, гаилә учагын кабызу нияте белән юлга кузгала. Әмма... Сөйгәнен хәтта әти-әнисе белән дә таныштырырга өлгерми кала шул.

Шамил соңгы тапкыр 23 октябрьдә элемтәгә чыккан.

Фото: © гаиләнең шәхси архивыннан

2 ноябрь көнне бөтен кеше шалтырата башлады, Шамилне сораша башладылар да кич белән кайгымны уртаклашырга тотындылар. Мин ышанмадым. Ике көн буе миңа бистә кешеләре шалтыратты, анннары военкоматтан килделәр, үлүе турында кәгазен дә алмадым. Үз күзем белән күрмәсәм, ышанмыйм, дидем. Аны ерактан таныйсың, аның елмаюлары... Безгә аның ничек үлүен әле хәзер дә сөйләүче юк. Кайсы көнне үлгәнен дә әле күптән түгел генә белдек. 29ы үлгән булган, – дип өзгәләнә ана.

Аннары ананы моргка чакырганнар, 8 ноябрьдә Шамил Юсупов белән мәңгелеккә хушлашканнар. Ә 27 яшьлек абыйларын энесе белән сеңлесе туйга көтә…

«Әни, ник елыйсыз инде? Ник елыйсыз? Кайтам, дип әйттем бит инде, дип китте».

Фото: Максим Бутусов / E1.RU

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100