Әтисе хезмәт иткән Шәйморатов батальоны хөрмәтенә кечкенә малай Кызыл мәйданда биегән
Бу көннәрдә Баймак районының «Чаптар» бию төркеме Мәскәүдә узган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңү яулап кайткан.
Кызыл мәйданга экскурсиягә баргач, әлеге бию студиясенә йөрүчеләрнең берсе – Шәйморатов исемендәге батальон солдатының улы – колач җәеп биергә керешкән. Бу күренеш мәйданга килгән бер генә кешене дә битараф калдырмаган. Бу хакта «ВКонтакте» челтәрендә «Башкортстаным. Яңалыклар» төркеме яза.
«Бу чыгыш мәйданга килгәннәрнең берсен дә битараф калдырмаган. Малай үзенең биюен әтисе хезмәт иткән батальонга багышлаган», – диелә хәбәрдә.