Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә генә авылда коточкыч вәхшилек: Аборттан соң туган сабый күмгәндә исән була, елый

news_top_970_100

Хабаровск краенда яңа туган сабыйны үтергәннәр. Җиргә күмгән чакта сабый исән була, ул елый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

19 июньдә зур булмаган Пивань авылында яңа туган сабый мәете табыла. Ул аборттан соң дөньяга килә. Авыл халкы сүзләренчә, сабыйны иң якын кешеләре харап итә. Бала исән килеш туа.

Танышлары сүзләренчә, 21 яшьлек А. салгалый, эшләми, анасыннан акча урлый. 20 яшьтә ул бала таба, сабый алтынчы аенда дөньяга килә. Тик А. тәртипкә утырмый.

«Ул салып йөри, баланы теләсә кемгә калдыра, я үзе белән йөртә. Кызының атасы белән яшәми, ир аны акылга утыртырга теләгәч, ташлап китә. Беркайчан да кияүдә булмый, 9 сыйныф белеме бар. Апрельдә аның тагын авырлы булуы ачыклана. Өченче ай була», – ди А.ның танышы.

Танышы сүзләренчә, А. Комсомольскида таныш егетендә яши. Пиваньга анасы янына дачага кайта. Шушында коточкыч хәлләр була. Анасы ясалма бала тудыру оештыра – ничек икәне билгесез. Бала туа, ана белән кыз көтмәгәнчә, сабый исән була, елап җибәрә.

«Бала чама белән 6-7нче айда тугандыр. А.ның анасы баланы күмгән, дип сөйлиләр. Аннары ул, кызымның ничәнче ай йөкле булуын белмәдем, дип аклана. Бөтенесе аның авырлы булуын бик яхшы белә. Корсагы күренә бит», – ди танышлары.

Баланы Семафор урамында күмеп куйганнар. Кеше йөрми торганрак урында. Расланмаган белешмә буенча, мәетне узып баручылар күрә.

Җинаять эше ачылган.

«Анасы тоткарланган, А.ны җибәргәннәр. Ләкин алай булырга тиеш түгел, дип саныйм. Әгәр А. баласын үтерүгә риза булмаса, анасы моны эшләтмәс иде. Бу хатын-кыз начар хәлдә. Ул берничә тапкыр үзенә кул салырга маташты. Аның кече кызын алырга кирәк», – ди танышлары.

«Комсомолка» белешмәсе буенча, А.ның кызын, сеңлесен опека алып киткән. Хәзер аларга опекун эзлиләр. Исемнәр үзгәртелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июнь 2024
    Исемсез
    Елаганын кемдер ишеткэч, нишлэп коткармады микэн. Бала гомере бездэ чебен гомере шикелле бэялэнэ, жэзасы каты булса куркырлар иде кабэхэтлэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100