news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Юа-юа хәлем бетте»: Кечкенә Эмилия өйдә утыра торган хатын-кызның көнкүрешен күрсәтте

news_top
«Юа-юа хәлем бетте»: Кечкенә Эмилия өйдә утыра торган хатын-кызның көнкүрешен күрсәтте
Фото: Видеодан скриншот

Әниле-кызлы Гөлгенә һәм Эмилия социаль челтәрдәге сәхифәләрендә кызык видеолар куя. Алар халыкны кызык тавышландырган булуы белән җәлеп итә. Бу юлы кечкенә Эмилия өйдәге хатын-кызның көне ничек узуын күрсәтә.

Видеода күренгәнчә, кечкенә кыз иртән торып матур күлмәген кия, әнисе чәчен ясап куя, шуннан эшкә керешә. Ул кичә юган керләрне җыя, урамга чыгып керә, аннары савыт-сабаларны юа, көзгеләрне сөртә, тагын керләрне юарга куя, идәннәрне сөртеп ала, аннары биеп тә ала, шулай ук йоклап алырга да өлгерә.

Кечкенә Эмилия белән яңа видеоларны халык көтеп ала. Балага сокланалар да, шул ук вакытта «күз тимәсен» дип тә борчылалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар