news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кечкенә бала белән бик авыр бирелде» - Фирдүс Тямаевның хатыны яңа һөнәр үзләштергән

news_top
«Кечкенә бала белән бик авыр бирелде» -  Фирдүс Тямаевның хатыны яңа һөнәр үзләштергән
Фото: © «Татар-информ»

Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше, җырчы Резидә Әхмәтвәлиева тагын бер һөнәр үзләштергән. Социаль челтәрдәге сәхифәсеннән аңлашылганча, Резидә хәзер медицина өлкәсе хезмәткәре.

Бүген күптән көтелгән бәйрәм. Кечкенә бала белән бик авыр бирелде бу уку. Аллаһка шөкер, булдырдым, – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.

Фирдүс Тямаев та тормыш чәчәген диплом алу белән котлап: «Ниһаять, диплом кулда. Котлыйм матурым», – дигән. Җырчы хәзер Резидә белән бергәләп иҗат итә башлаячакларын да билгеләп үткән. Резидә Фирдүснең «Татнефть Арена»да узачак җәйге концертында да чыгыш ясаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар