news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Балаларым «мама», «папа», «хлеб» дип сөйләшә башлагач...»

news_top
Данир Сабиров: «Балаларым «мама», «папа», «хлеб» дип сөйләшә башлагач...»
социаль челтәрләр

Юмор остасы, артист Данир Сабиров кечкенә кызы Данияне татарча сөйләшергә өйрәткән. Әле күптән түгел генә биргән сорауларга татарча җавап бирергә кыенсынып торган бала атнадагы көннәрне татарча санап күрсәтә. Данир, кызы белән горурлануын әйтеп, видеоны үзенең сәхифәсендә калдырган.

«Телебезне саклап калыр өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк», – дип һәрчак әйтәм. Бервакыт балаларым «мама», «папа», «хлеб» дип сөйләшә башлагач: «Минем белән бары тик татарча сөйләшегез», – дип шарт куйдым. Баштагы мәлдә кайбер сүзләрне әйткәндә телләрен сындырыр кебекләр иде, әмма юк. Өйрәнделәр бит. Русчага күчәләр икән, аңламаган кыяфәт ясыйм. Кечкенә адымнар белән бүгенгесенә килдек. Канәгатьмен. Үзем белән горурланам! Шул вакытта дөрес карар кабул итүем белән!

Әйе, миндә ага татар каны, мин бит үзбәк баласы», – дип яза Данир.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2025
    Исемсез
    Ир- атлар колак тиштерә?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар