Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә Эмилия Гатауллина Илсөя Бәдретдинова белән җырлый - видео

Кечкенә җырчы кызның иң зур хыялы чынга ашкан.

news_top_970_100
Кечкенә Эмилия Гатауллина Илсөя Бәдретдинова белән җырлый - видео

Барлык артистларның җырларын кабатлап җырларга яратучы кечкенә Эмилия Гатауллинаның иң зур хыялы тормышка ашкан. Илсөя Бәдретдинованың Чаллыдагы концертында Эмилия яраткан җырчысы белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган. Алар «Камыш әйтә - мин әйтәм» җырын дуэт булып җырлаганнар.

«Булдырасың, кызым. Бу алкышлар сиңа. Концерт беткәч, әниең белән минем янга керерсең. Мин сиңа күп җырлар яздырылган флешка бүләк итәрмен. Икенче юлы Чаллыга килгәндә бөтен җырларны бергә башкарырбыз, яме», — дип үсендерә Илсөя Бәдретдинова Эмилияне.

Кечкенә булса да, Эмилиянең үз блогы да бар. Аның инстаграмда сәхифәсен әнисе алып бара. Инстачылар Эмилиянең хыялы чынга ашуга сөенүләрен белдергәннәр һәм алга таба зур уңышлар теләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100