news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кечкенәдән дуслашып йөргән кыз иптәшен һәм аның 3 яшьлек кызын үтергән

22 яшьлек җинаятьче мәктәптән бирле дус булып йөргән кыздан көнләшүен, аны күрә алмый башлавын сөйләгән.

news_top
Кечкенәдән дуслашып йөргән кыз иптәшен һәм аның 3 яшьлек кызын үтергән
22 яшьлек кыз яшь гаиләгә кунакка килгән һәм дусты белән аның нәни баласын үтергән. Липецк шәһәрендәге фаҗига турында өлкә буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җинаятьче башта дус кызын үтергән. Аннары бу вакыйганың шаһиты булган 3 яшьлек кызны да пычак белән яралаган. Бала урында ук үлгән.

Үтерүче кан тапларын юып чистарткан, баланың мәетен одеялга төреп, балконга яшергән. Шуннан соң фатир хуҗаларының ноутбукларын, шәхси документларын урлап, чыгып качкан.

Мәрхүм хатын белән бергә яши торган ир-ат кич белән кайткач, мәетләрне тапкан. Ул полиция чакырткан. Җинаятьтә шикләнелүчене шул көнне үк табып, тоткарлаганнар.

Җинаятен раслаучы дәлилләр табылгач, бу хатын гаебен танырга мәҗбүр булган. Ул мәктәптән бирле дус кызыннан көнләшүен, аны күрә алмый башлавын сөйләгән.

Суд үтерүче кызны 18 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар