«Кечкенә блогер»: Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның кече кызлары видео төшерә
Ләйсән Гыймаева кече кызы төшергән видеоны куйган.
«Сак булыгыз! «Телефон карагы» караучысыз калдырган телефоннарны алып видео төшерә һәм интернетка чыгара», - дип язган җырчы Ләйсән Гыймаева нәни кызы Зәйнәп турында.
Инстачылар кечкенә Зәйнәпкә сокланган:
«Кечкенә блогер»;
«Чибәр карак бу! Җәза да биреп булмый»;
«Тәмлүшкә. Бик җитди»;
«Тырыша инде, җибәрде дә китте тизрәк»;
«Молодец та инде бу бәләкәч», - дип комментарий калдырганнар.
«Ничек курыкмыйча куясыз? Күз тияр. Кем генә карамый!» - дип кайгыручылар да бар.