Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кечкенә бизнес-леди» — Зәмирә Рәҗәпованың тугыз айлык кызы 14 тапкыр самолетта очкан

Журналист нәни кызының самолетта төшкән фотоларын күрсәтте.

news_top_970_100
«Кечкенә бизнес-леди» — Зәмирә Рәҗәпованың тугыз айлык кызы 14 тапкыр самолетта очкан
«Татар-информ» архивы

Танылган алып баручы, журналист Зәмирә Рәҗәпова ерак сәфәрләргә кузгалырга балалар комачауламавы һәм яшь бала белән дә бизнес алып бару мөмкинлеге турында язган.

«Камилә Максовна 9 айлык кына булуына карамастан, 14 тапкыр самолетта очты. Хәзер мин моның текә булуы турында түгел, ә бизнес алып бару өчен бала комачауламавы турында әйтәсем килә. Кулыңа күтәрдең дә «алга».

Беренче тапкыр ул Уфага очты, ә 14нче тапкырында — Дубайга. Алда тагын сәфәр көтә, анда да балалар белән барабыз. Шулай уңайлырак, тынычрак һәм балаларның да хис-кичерешләренең чиге юк», — дигән ул.

Инстачыларның күпчелеге журналист белән килешкән һәм аның уңганлыгына сокланулары турында язганнар. Ә Камиләне «кечкенә бизнес леди» дип атаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100