Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә батарейкалар балалар өчен нигә куркыныч?

Кечкенә батарейкалар балалар өчен нигә куркыныч?

news_top_970_100
Кечкенә батарейкалар балалар өчен нигә куркыныч?
Күп кенә балалар тимер акчалар, уенчык детальләре һәм зәркән эшләнмәләре кебек вак әйберләрне тотып карый, авызларына каба. Соңгы вакытта уенчыклардагы кечкенә, яссы дисксыман батарейкалар аеруча зур куркыныч тудыра, дип яза “Российская газета”. Ялтыравык цилиндрлар балаларның авызларыннан үңәчкә, ашказанына яки бронхларына эләгә.

Коламбустагы Милли балалар хастаханәсе (АКШ) мәгълүматлары буенча, 1995-2015 елларда алты яшькә кадәрге балалар арасында чит предметлар йотучылар саны 10 000 гә кадәр арткан. Бер яшьтән өч яшькә кадәрле балалар аеруча куркыныч зонасында (өчтән ике өлеш). Иң күбе тимер акчалар (62 процент), уенчык детальләре (10 процент), зәркән эшләнмәләре (7 процент) һәм таблетка-батарейкалар (7 процент) йоталар.

Беренче карашка яссы дисксыман батарейкалар исемлектә соңгы урында. Тик бу батарейкаларны йоту аяныч тәмамланырга мөмкин, дип кисәтә педиатрлар. Әгәр батарейка үңәчтә калса, җитди химик пешүләр булырга, тишекләр һәм шешенүләр барлыкка килергә мөмкин. Шундый җәрәхәтләр аркасында АКШта 1995-2010 елларда җиде айдан 3 яшькә кадәрле 14 бала һәлак булган.

Әгәр батарейка ашказанына эләгә икән, күпмедер вакыттан соң ул бернинди зыян салмыйча организмнан табигый юл белән чыга.

Тик йоткач, батарейка үңәчнең лайлалы тышчасындагы дым белән реакциягә керә һәм разрядлы ток барлыкка китерә. Батарейка белән үңәч стенкасы арасында гидроксид-ионнар барлыкка килә. Бу химик пешү китереп чыгара.

Диаметры ике сантиметрдан зуррак булган батарейка бигрәк тә куркыныч. Ул үңәчтә тулысынча кысылып калырга мөмкин. Бу очракта берничә сәгатьтән соң костырыра, аппетит төшә, температура күтәрелә һәм ютәл барлыкка килә.

Шулай ук неодим материалдан ясалган магнитларны йоту да куркыныч тудыра. Әгәр мондый магнит ашкайнату трактына эләккән икән, ул эчәклекне тишәргә мөмкин. Бу очракта кан зарарлана һәм эч ката.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100