Кечкенә балаларга смартфоннар бирергә ярыймы?
Галимнәр иң куркыныч компьютер уеннарын да атады.
Балалар бакчаларында гап-гади китап битен дә ача алмаган балалар барлыкка килгән. Алар бармаклары белән бит буйлап йөртә һәм китап битенең, планшеттагы кебек үзеннән-үзе ачылып китүен көтә. Ә кәгазьдәге рәсемнәрне караганда аларны гаджеттагы кебек зурайтырга тырышалар. Бу яхшымы, начармы? Мондый балаларны ничек үстерергә? Ата-аналарга өч киңәш.
1. Виртуаль уенмы, чынымы? Бала өчен кайсысы файдалы?
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны 80 процентына әти-әниләре планшетлар һәм смартфоннар бирә. Балалар аларны ничек куллана? 82 проценты уеннар уйный, 14 проценты мультиклар карый, 4 проценты музыка тыңлый. Балаларның яртысыннан күбрәге атнасына алты сәгать чамасы планшетта утыра, ә 17 проценты алты сәгатьтән күбрәк вакытын уздыра дип яза «Российская газета».
Күптән түгел Америка педиатрлары ассоциациясе ике яшькә кадәрге балаларны укыту өчен цифрлы технологияләр кулланмаска киңәш итте. Әмма бу вазгыять бик тиз үзгәрә. Хәтта докторлар үз киңәшләрен кире карап, 1,5-2 яшьлек балаларга көнен бер-ике сәгать гаджетлар кулланырга ярый дип саный. Ике-биш яшьлек балаларга өч сәгатьтән дә артык гаджетлар кулланырга ярамый.
Күпчелек әти-әниләр смартфоннар, планшетлар һәм компьютер уеннары бары тик яхшыга гына дип ышана. Ә Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты доценты Екатерина Клопотованың бу фикергә карата үз шикләре бар.
— Без компьютер уеннарының балаларның танып белүенә ничек тәэсир итүен карадык. Компьютер уеннарын чикләнмәгән вакытта яки барлык буш вакытта һәм ата-аналар тарафыннан нинди дә булса контрольсез уйнаган балаларда танып-белү процессларының үсеше иң түбән дәрәҗәдә булуы ачыкланды. Бу балаларда игътибарлылык, кабул итү, образлы фикерләү, күзаллау аеручы нык кимегән, — диде ул.
Ә атнасына алты сәгатьтән азрак планшетта утырган балаларда иң югары күрсәткечләр булган. Әмма монда да искәрмә бар, бу балаларның күзаллавы, әти-әниләре бөтенләй гаджетлар бирмәгән балаларныкына караганда түбәнрәк.
Галимнәр балалар арасында популяр булган өч төрле уенны өйрәнгән. Болар — акыл эшчәнлеген үстерә торган уеннар, симуляторлар һәм аркадалар. Бу уеннарда билгеле бер вакыт эчендә нәрсәдер эшләргә, мәсәлән тәңкәләр җыярга, берәр нәрсәне күчереп куярга кирәк.
— Балаларның танып-белү процессларына акыл эшчәнлеген үстерә торган уеннар уңай йогынты ясый. Аларны дидактик һәм басма-өстәл уеннары аналогы дип атарга була. Алар күзаллауны, кабул итүне, фикерләүне, игътибарны үстерә. Ә менә аркадалар танып-белү процессларының начарлануына китерә, — диде Екатерина Клопотова. Галимнәр аркадалар стресс та китереп чыгарырга мөмкин дип саный.
2. Виртуаль погремушкамы, әллә чынымы?
Гадәти агач шакмаклар бар кешегә таныш. Ә аның виртуаль аналогында экранда бармакларны йөртеп рәсем җыярга кирәк. Электрон рәсем гадәти курчак өеннән нәрсәсе белән ким? Бала кайсы әкиятне яхшырак исендә калдыра — кеше укыганынмы әллә планшет тавышы «укыганынмы»? Мәскәү дәүләт психология-педогогика университеты галимнәре бу сорауга да җавап эзли.
Бала бармагы белән экранны йөрткәндә һәм виртуаль погремушканы «эләктереп» алганда ул предметны тотып карый алмый. Шулай ук погремушканы селкеткәндә чыккан тавыш белән хәрәкәтне чагыштырып карау да булмый. Яки курчак өенең виртуаль рәсемен алыйк: бүлмә, диванда бер малай утыра, тәрәзә төбендә песи, әни кеше ашарга әзерли… Песигә бармак белән баскач ул мияулый, сәгатькә бассаң телләре йөргән тавыш чыга. Бала өчен мондый рәсем чикле пространство. Монда рәсемнең дәвамы юк, рисклар да юк, әни белән улы кибеткә чыгып китә алмый, мәче матур вазаны вата алмый. Бала өчен монда гадәти курчак өе белән уйнаганга караганда гамәлләр чикле. Чын уенда фантазияне төрләндерергә һәм персонажлар өчен төрле хәлләр уйлап чыгарырга була.
Галимнәр шундый эксперимент үткәргән: дүрт яшьлек балаларга планшетта һәм чынбарлыкта карточкалардан рәсем җыярга кушканнар. Планшетта карточканы дөрес урынга куймаганда ул хата санала һәм карточка уеннар төшеп кала. Ә кәгазь карточкалар белән уйнаганда балалар рәсемне үзгәртү яки төгәлләү турында үзләре карар кабул итә. Хәтта алар тиешле шакмакны китереп чыгара алмаса да, кояш рәсеме өстә, агач һәм үләннәр аста урнаша. Иң мөһиме, аларның хаталану мөмкинлеге була.
Компьютер уены төрле эшчәнлекләрнең үсешенә китерми. Уеннарны уйлап табучыларга уеннарда вариантлар булдырырга кирәк дип саный галимнәр.
3. Әниме, гаджетмы: әкиятне кайсысы яхшырак укый?
Тагын бер тәҗрибә. Балаларга ике вариант тәкъдим иткәннәр: әкиятне олы кеше укый яки планшет «укый» һәм «күрсәтә». Әле программаның сөйләүне туктата торган мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, бармак белән туктатсаң, нинди дә бу булса бер мизгелен сайлап алырга, персонажны карарга яки «җанландырырга» була.
Балаларның өч төрдә булуы ачыкланган. Беренчеләре шундук рәсемнәрне хәрәкәтләндерә, төрле экспериментлар ясый башлаган. Икенчеләре (галимнәр аларны аниматорлар дип атый) һәрбер эпизодны караган, чәчәкләрне «җанландырган» (буяган), төрле күренешләрдә төртелеп калган һәм әкиятнең барышын күрмәгән. Өченчеләре исә әкиятне үзләре алга җибәргән һәм уенга кергән. Әмма әкиятнең эчтәлегенә дә аз игътибар иткәннәр.