Кече Елгадагы көчле янгын вакытында исән калган әби вафат булган
Кече Елгадагы көчле янгын вакытында исән калган әби вафат булган
Лаеш районы Кече Елга авылындагы фаҗига турында хәбәр иткән идек. 5 июль көнне ике туганның - авылның мөәзине Әсәт белән Хәйдәр абыйларның нигезе янып беткән. Мохтаҗларга ярдәм җыю оештырылды.
"Сынау ялгыз йөрми. Кичә йорт-җирсез калган Вәлиуллиннарның бүген әниләре Зәйтүнә әби бакыйлыкка күчте. Янгын вакытында иң беренче булып тәрәзәдән аны чыгарганнар иде. Кичә иртән әбине җомга госелләре алдырып, чиста киемнәрен кидереп, янына кыз туганнары, күрше-тирәләр җыелган иде. Картлык сәбәпле телсез калган әби нигезсез калуын күтәрә алмады, күрәсең. Бүген ул олы кызы йортында вафат булды. Раббым шул дәрәҗә чистартты ки, хәтта кәфенлеге дә калмады. Аллаһ каршында ни кадәр мохтаҗ, гаҗиз, фәкыйрь без...
Дуслар. Бер көн эчендә әлеге гаиләләргә ярдәм йөзеннәннән 300 000 сум акча күчте! Бу 50-100-150 сумлап җыелган меңнәр!!! Күпме кеше мәгълүмат таратырга булышты! Аллаһның рәхмәтендә булыгыз һәрберегез!!! Раббым меңләтә, миллионлата кайтарсын!!! Мондый сынаулар күрсәтмәсен.
Җыелган акча зыян күргән ике гаиләгә дә тигез итеп бүленәчәк ИншАллаһ", - дип яза Сөмбел Вәлиди.