Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кечесенә бер яшь тә юк». Камада батып үлгән ир белән хатынның өч баласы ятим калган

news_top_970_100
«Кечесенә бер яшь тә юк». Камада батып үлгән ир белән хатынның өч баласы ятим калган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче 40 яшьлек ир белән хатын Камада балык тотканда батып үлде. Аларны 11 апрельдә җирләгәннәр. Гаиләдә 3 бала ятим калган, аларга 17, 15 яшь һәм кечесенә 8 ай, дип хәбәр итте «Челнинские известия».

Күп балалы гаилә яхшылар рәтендә була. Хәзер балалар әбиләрендә яши.

7 апрельдә иртәнге 5тә балыкка киткән ир белән хатынны 4 көн эзләделәр. Аларның «Нива» машинасын яр буенда таптылар. Әйләнеп капланган көймәләрен ярдан 700 метр ераклыкта беренче көнне үк күреп алганнар. 

«Алар табышны алырга барган булуы ихтимал, ятьмәләре алдан куелган. Якынча версия буенча, балыкчылар ятьмәләрне тартып алган чакта, «Темп» пластик көймәсе әйләнеп капланган, ир белән хатын суга төшеп киткән», –дип сөйләгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Зиннур Мостафин.

Аның сүзләренчә, елгада су салкын, анда 10 минут чамасы торырга була, киемнәр чылангач, тагын да азрак. 

9 апрельдә ярдан 250 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә ирнең мәетен табалар. Икенче көнне төштән соң фаҗига булган урыннан 600 метр ераклыкта хатынның мәете табыла.

«Тикшерү барышында кагыйдә бозулар ачыкланды. Беренчедән, ир белән хатын тыюны бозып, навигациягә кадәр көймәдә чыккан. Икенчедән, һава шартлары балык тоту өчен яраклы түгел, дулкын көчле, җил каты. Өченчедән, балыкчыларда коткару жилетлары булмый», – ди эксперт.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә искәртүләренчә, «навигация башланганчы көймәдә суга керү тыела» дигән таләпне бозу шундый фаҗигагә китергән.

«Хәзер су объектларында хәл шактый катлаулы – кечкенә бозлар китә, такта, бүрәнә, үсемлек калдыклары су белән агып килә, республиканың су объектларында суның температурасы кышкысыннан бик аерылмый, нибары 3-4 градус кына. Шуңа күрә куркыныч әйберләргә бәрелеп һәм туңып үлү куркынычы зур, мондый хәлләр ел саен булып тора», – дип искәртте ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, навигация башланганчы суга кергән өчен штраф күләме 5-10 мең сум тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100