Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кече улы үлде, бишәү – хастаханәдә»: Күп балалы ана машинада йөреп фаҗига ясаган

news_top_970_100
«Кече улы үлде, бишәү – хастаханәдә»: Күп балалы ана машинада йөреп фаҗига ясаган
Фото: https://vk.com/surnd, Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Ростов өлкәсендә күп балалы хатынның машина йөртү таныклыгы булмый, тик ул барыбер машинада йөрергә чыгып китә. Шулай итеп 5 яшьлек баласын харап итә, олырак кызлары имгәнә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Заветин районында була. Әнисе идарә итә торган машинада утыручы 5 яшьлек малай урында ук һәлак була. Аның апалары – 7 һәм 8 сыйныфта укучы кызлар, әнисе, тагын 2 пассажир ир-ат имгәнә. Аларны хастаханәгә салганнар.

37 яшьлек күп балалы хатын ял көнне өенә кунаклар җыя. Күршеләре сүзләренчә, күптән түгел генә иреннән аерылган хатын янына 2 ир-ат кунакка килә. Аларга 44 һәм 56 яшь, күрше райондагы авылда яшиләр.

«Бу кешеләр белән уртак ни бардыр, алар күпкә өлкәнрәк бит, аңлашылмый. Ләкин факт: кунаклар килгән, өстәл артына утырганнар», – ди авыл халкы.

Шуннан соң кемдер машинага утырып трассага чыгарга тәкъдим итә. «Мицубиси Лансер» руленә хатынны утырталар. Күп балалы бу хатынның машина йөртү таныклыгы булмау беркемне дә борчымаган инде. Әле балаларны да утырып алып чыкканнар.

Якынча белешмә буенча, трассада хатын идарәсен югалта, машина юл кырыена төшеп китә. Узып баручы йөртүчеләр полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра.

«Малай бик кызганыч, бик яхшы иде. Кызлар да яхшы. Начар укымыйлар, тыңлаучаннар. Әнисе кибетче булып эшли. Гаилә яхшы гына кебек иде», – дигәннәр мәктәптә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

«Тикшерү версиясе буенча, 7 апрельдә җинаятьтә шикләнелүче хатын, исерек халәттә, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, «Мицубиси Лансер 2.0» рулендә була. Заветное – Дубовское юлында идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп каплана. Авария нәтиҗәсендә машина салонындагы 5 яшьлек малай үлә. 12 һәм 14 яшьлек ике кыз, 44 һәм 56 яшьлек ике ир-ат имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр», – диелә Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100