Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кече Кайбычтагы Дәү әни рецепты буенча гает коймагы

КФУның Филология институты студенты Илзирә Хәйруллина гает коймагы рецепты белән бүлешә.

news_top_970_100

Гает коймагы пешерү рецепты белән бүлешәсем килә. Рецепт бик гади һәм җайлы. Һәр кеше төрлечә итеп пешерә ала, чөнки хәзер рецептлар белән бөтен интернет челтәре тулган.

Ә мин сезгә, Кече Кайбычтагы Дәү әниемнең рецептын тәкъдим итәм. Дәү әниләргә баргач, ул безне шул коймакларын пешереп көтеп тора иде. Хәзер ул юк. Әлеге коймакларны пешереп, аны искә алып чәй эчәбез.

Иң беренче эш итеп, бисмилланы әйтеп эшкә керешәбез.

Кирәк булачак:

1 стакан җылы сөт (катык, әчегән сөт белән дә була);

2 аш кашыгы шикәр комы;

кашык башына чеметем генә тоз;

1 йомырка;

чүпрә 2 бал кашыгы салдым, икенчесе тулыр-тулмас (миндә «Саф момент»чүпрәсе иде, төрле чүпрә ярый).

Һәм он.

Яхшы итеп итеп болгатабыз.

Камырыбыз сыек та, куе да булмасын. Каймак куелыгында гына.

Барысын бергә болгатабыз яхшы итеп, оннар оешып калырга тиеш түгел.

Болгатып бетергәч, җылы урынга ял иттерергә куябыз, ягъни бераз кабартып алабыз.

Камырыбыз кабаргач, җылынган табага, сыек май салып, коймак камырын салабыз. Ике ягын да матур итеп кызартып, чәй эчәргә куябыз.

Мин җәй көне Кошман болыннарында үзем җыйган каен җиләге вареньесын коймак белән чәй эчәргә куйдым.

Чәйләребез тәмле булсын! Илләребез тыныч булсын! Ураза гаете бәйрәме мөбарәк булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100