news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кече Чынлыда Сабантуйда хатын-кызлар көрәште: 100 меңне кем алды?

news_top
Кече Чынлыда Сабантуйда хатын-кызлар көрәште: 100 меңне кем алды?
Фото: "Родной край"

Бүген Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында Сабантуй бәйрәме узды. Сабантуйның эмоцияләргә бай мизгелләренең берсе хатын-кызлар көрәше булгандыр. Батыр калучы хатын-кызга 100 мең сум вәгъдә ителгән иде. Батырлар исемлеген «Родной край» басмасы тәкъдим итә.

«Кунаклар милли уеннарда көчләрен сынап карый алдылар, әмма төп вакыйга, һәрвакыттагыча, көрәш булды. Быел турнир икенче тапкыр хатын-кызлар арасында да узды.

Көрәш кызу барды, 100 000 сумлык призны Илүзә Җәләлова алды. Икенче һәм өченче урыннарны Мәрьям Ямалетдинова һәм Резеда Мөшәрәпова алдылар», – дип хәбәр ителә.

Фото: © «Родной край»

Сабантуйның абсолют батыры да билгеле. Сабантуй мәйданыннан төп призны Раил Камалов алып киткән.

Фото: © «Родной край»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июнь 2025
    Исемсез
    Хатын-кыз көрәшен табиблар ничек бәяли икән? Ир-атның бөтен кыйланышын кабатлау гүзәл затларга килешеп бетми, минемчә.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар